Ветеранны бүген дә алтын куллы булганы өчен хөрмәтлиләр
Иске Татар Адәмсуында гомер итүче Камил Нәбиулла улы Хәмидуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның туган көне авыл өчен зур вакыйга булды. Котлаулар һәм теләкләрне шәхси җиткерү өчен, иртәдән үк юбилярның өенә халык агылды.
Авылда, җирлектә генә түгел, хәтта районда да хөрмәткә лаек кешене котларга рәсми кунаклар – район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Илшат Заһидуллин килделәр.
– Камил Нәбиулла улы сез районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә үз өлешегезне керттегез. Һәрвакыт, кече ватаны, районы язмышына битараф булмаган җәмәгатьчеләр сафында булдыгыз, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
Юбиляр авылда туып-үсә, шушында гомер итә. Гаиләдә өченче бала була. Авыл мәктәбендә дүрт кенә сыйныфны тәмамлый, чөнки тормышлар авыр була, яшәү өчен тырышып хезмәт куярга туры килә.
– Кечкенәдән икмәк тәмен белеп үстем, колхоз басуында утауда, ындыр табагында эшләдем. Үгез җигеп җирен дә сукаладым, игенен дә чәчтем, урманын да ташыдым. Авылда көн күрү җиңел түгел иде, нинди авыр эш бар, барысын да башкарырга туры килде. Кешеләрне ачлыктан кычыткан, балтырган, алабута коткарды, – дип искә ала Камил Нәбиулла улы.
Кызыксынучан егетне тракторчы һөнәренә укырга җибәрәләр. Укып кайтканнан соң ул КТЗ тракторы штурвалы артына утыра. Чылбырлы трактор авыл хуҗалыгы производствосы эшләре вакытында бер генә минут та туктап тормый.
Ә аннары дүрт ел Германиядә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, колхоз аны шоферлар әзерләү курсларына укырга җибәрә. Һәм ул трактордан авыл хуҗалыгы машиналарына утыра, 19 ел дәвамында башта ЗИС-5, аннары ГАЗ-51 машиналарын егәрли.
1961 елда авылның иң чибәр, иң тыйнак кызы Рафигага өйләнә. Гаиләдә бер ул һәм бер кыз дөньяга килә.
– Хәмидуллиннар гаиләсе хезмәт сөючән гаилә. Камил Нәбиулла улы – уңган-булган, балта остасы, – дип сөйли Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина.
Бәйрәм сәбәпчесен истәлекле туган көне белән котлап, ул аңа бөтен җирлек халкы исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде, алар аксакалны яхшы холыклы, кешеләргә карата игелекле һәм ачык йөзле булганы өчен хөрмәт итәләр. Әле тагын алтын куллы булганы өчен дә, чөнки үзвакытында ул балта остасы буларак та кешеләргә ярдәм иткән.
Бүген Камил Нәбиулла улы Чистайда улы Хәлил гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.
– Әтинең җаны тыныч булсын өчен, һәр ял саен авылга кайтабыз. Ул бүген дә кулына балта яисә башка эш коралы алып эшләргә сәләтле, – дип сөйли улы. – Аллаһка шөкер, яшәргә теләге, күңел күтәренкелеге бар әле аның. Ә без аның янәшәсендә аның өчен терәк булып торабыз. Ә бит үзвакытында алар безне тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Олыгайган көнендә әти янәшәсендә булу – ир баланың бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев