Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Ветеран сугыштан соң тимер юллар төзүдә катнашкан

Шәрбән авылында гомер кичерүче Мәгания Хәйретдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тантана сәбәпчесен күркәм юбилее белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде.

– Хөрмәтле Мәгания Нәби кызы, юбилеегыз белән күңел түреннән чыккан җылы котлау сүзләрен кабул итегез! – диде ул. – Сез катлаулы юл үткәнсез – сугыштан соңгы кыенлыкларны кичергәнсез, халык хуҗалыгын торгызуда армый-талмый фидакарь хезмәт куйгансыз. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, тормышыгызда уңышлар телим.

Район җитәкчесе өлкән буын вәкиленә туган көне уңаеннан бәйрәм тәбрикләмәсен ирештерде, чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Ветеранга Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин да изге теләкләрен җиткерде.

Аның өлешенә шактый сынаулар туры килә. Әбекәй үткән тормыш юлын, сугыш чорына туры килгән бала, үсмер чакларын хәтерендә яңартты. Биш балалы гаиләдә ул иң өлкәне була. Әтисе фронтка китә, ул буын балаларына өлкәннәр белән бертигез эшләргә туры килә. Ачлык еллары гаиләдән ике сабыйны тартып ала.

Ветеранның аннан соңгы тормышы туган якларыннан еракта Үзбәкстанда үткән. Унбиш яшендә авылдан чыгып киткән. Илленче елларда Ташкент өлкәсендә Алмалык шәһәре төзелә башлый. Мәгания Нәби кызы тимер юл төзелешендә эшли. Юл төзүчеләр кырык градус эсседә эшлиләр, түзеп булмаслык авыр хезмәт була. Әмма ул авыр эшкә күнеккән кеше буларак, беркайчан да зарланмый. Кияүгә чыга, әнисе белән сеңлесен үз янына алып китә. Өч малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.

Әмма Советлар Союзы таркалганнан соң, хәтта дистәләрчә еллар республика файдасына хезмәт куйган кешеләргә дә мөнәсәбәтләр кискен үзгәрә. Нәфрәтле шартларда яшәү мөмкин булмый – чит ил туган ватанга әверелми. Балалары таралышалар һәм ул, пенсиягә чыккач, туган авылына кайта.

Ул ялгызы гына гомер кичерә, инде йорты да үз гасырын яшәгән дияргә була. Игелекле күршеләре ярдәм итеп торалар – ветеран өчен бик борчылалар.

Көннәре догалар укып үтә. Ул Аллаһы Тәгаләдән балаларының, оныкларының һәм янәшәсендә булган һәркемнең исәнлеген һәм иминлеген сорап дога кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев