Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Тыл хезмәтчәне Елена Сотникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ветеранны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров җылы котладылар.

Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, республика һәм район җитәкчелегенең адреслы тәбрикләү котлауларын тапшырдылар.

Елена Федоровна Яңа Кыязлы авылында туып үскән. Сугыш башланганда аңа сигез яшь була.  Берникадәр вакыттан соң әтисен фронтка алалар.

– Без гаиләдә җидәү идек, мин – уртанчысы. Әни өлкәнрәк балалар белән колхозда эшләде, ә мин кечкенәләрне карадым, кычыткан җыеп, аларга аш пешерә идем, – дип искә алды Елена Федоровна. – Тормыш бик авыр иде.

Үсә төшкәч, үзем дә эшли башладым. Нигездә колхозда төрле эшләрдә эшләдем, торф чыгаруда да катнаштым. Гаиләдән үзем генә калдым, барысы да гүр иясе булдылар.

Ничек кенә авыр булмасын, ул төшенкелеккә һәм кыенлыкларга бирешми. Иске Тимошкино авылына Петр Сотниковка кияүгә чыккач, икәүләпэнтузиазм белән гаилә учагын тергезәләр. Сотниковлар ике кызтәрбияләп үстерәләр, хезмәт куялар, актив җәмәгатьчеләр булалар. Тормыш иптәше 20 ел элек бакыйлыкка күчкән. Бүгенге көндә Елена Федоровна кызы Ирина гаиләсендә яши.

– Әни безгә өй җиткезергә дә, балаларны, хәтта оныкларны тәрбияләшергә дә булышты. Бүген дә өйдәге эшләрнең бер өлеше аның өстендә. Әни өйне тәртиптә тотарга да өлгерә, кош-кортны да карый, оекбашлар да бәйли, – дип сөйли Ирина Петровна. – Быел гына әле үзе генә чиркәүгә йөрми башлады, әмма элеккечә ирем белән безнең өчен, дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы өчен дога кыла.

Елена Федоровна рус телендә начар аралаша, аның каравы чуаш телен генә түгел, татар телен дә яхшы белә. Якташы – район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин белән очрашуга да ул бик шат булды. Хәтта анарда үз вакытында авылда бригадир булып эшләгән туганының төсмерләрен күрде. Бәйрәм сәбәпчесе очрашуга ихлас күңелдән сөенеп, туган авылына – Чуаш Кыязлысына кайткан кебек булды, дип белдерде. Күпме уртак танышлар табылды! Кеше ничә генә яшьтә булса да, күңеле һәрчак яшь булып кала шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев