Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Мюд поселогында яшәүче Мария Александровна Беляшова ярты гомерен көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләүгә багышлаган. Аңа шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Ул – Аксубай районының Покровка авылында туган. Әтисе сугышка киткәндә, әнисе өч бала белән кала. Гаиләдә олысы булган Мария тумыштан инвалид була. Шуңа да карамастан, ул өлкәннәр белән беррәттән колхозда төрле эшләрдә ярдәм итә. Ач, авыр вакытлар булса да, авыл халкының җиңүгә ышанычы зур була.

1943 елда әтисе сугыштан аяксыз кайта. Тәҗрибәле, зирәк кеше буларак, колхозда аңа таяналар. Ул сугыштан кайткач тормыш күпкә җиңеләя, гаиләдә тагын өч малай дөньяга килә.

Иске Мокшинода җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Мария Александровна Казанда тегүчеләр курсларында укый. Туган районына кайткач, Иске Тимошкинода КБОда эшли башлый.

Бер елдан Аксубай көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында кисүче булып эшли башлый. Ә Мюдта аның филиалы ачылгач, туган авылына әйләнеп кайта.

Ул эшләгән елларда КБОның Мюд филиалы районда иң яхшыларның берсе була. Тегү цехы, чәчтарашханә эшли. Комбинат халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итә. Мария Александровна халыктан заказлар кабул итә. Ул вакытта транспорт аз була, шуңа да еш кына аңа кием-салым һәм аяк киеме салынган капчыкларны үзенә күтәреп алып кайтырга туры килә. Бу вазыйфада лаеклы ялга чыкканчы эшли ул.

erid: 2Vtzqw6pLty

Мария Александровнаның гаилә тормышы кыска була. Алар ире белән нибары ун ел гомер итәләр. Ул хроник авырудан вафат була. Балалары булмый.

Бүгенге көндә әбекәйне апасы Нина Александровна һәм кияве Геннадий Семенович Кузьминнар карый. Юбилярның ике энесе һәм сеңлесе Чаллыда яши. Мария Александровнага социаль хезмәткәр Алевтина Сухалова да ярдәм итә.

Юбилей көнендә Мария Александровнаны район башлыгы Камил Гилманов котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

– Хөрмәтле Мария Александровна! Сугыш елларында күрсәткән хезмәтегез, җимерелгән ил икътисадын торгызудагы тырышлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез, – диде район башлыгы. – Сез безгә тыныч тормыш бүләк иттегез. Сезнең буын тырышлыгы белән без бүген матур илдә яшибез. Сез безнең өчен мәңгегә җиңүчеләр, иҗат итүчеләр һәм яңа тормыш төзүчеләр буыны булып калырсыз.

Юбилярны Мюд авыл җирлеге җитәкчесе Татьяна Зюзина котлады. Ул шулай ук Мария Александровнаның бистәдә хөрмәтле кеше булуын билгеләп үтте.

Тыл ветеранын юбилее белән авыл җирлеге пенсионерлары Советы рәисе Галина Макаренкова да котлады. Ул да юбилярга күчтәнәчләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев