Түбән Татар Майнасы авылында яшәүче Сания Сәгъдиева туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Иртәдән үк бу йортта шатлыклы мохит хөкем сөрде. Кадерле кешеләре янына кызлары, оныклары, оныкчыклары җыелды.
Тантана гаеплесен истәлекле туган көне белән котларга район җитәкчесе Камил Гилманов килде.
– Сезнең буын чыдам һәм кыю кешеләр буыны, – дип билгеләп үтте ул. – Сезгә ачлык, ялангачлык кебек авыр сынауларны кичерергә туры килгән. Сез авырлыкларны намус белән үттегез, алны-ялны белми эшләдегез, балалар үстердегез. Хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Район җитәкчесе ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның бәйрәм котлавын укыды, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Авылдашына җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина мөрәҗәгать итте. Юбилярны Түбән Татар Майнасы авылы ветераннар оешмасы исеменнән аның рәисе Госман Гафиятуллин котлады. Тантана сәбәпчесе кунакларга җылы рәхмәтен җиткерде.
Сания Баһман кызы үзенең тормышы турында сөйләде. Ул бу авылга 1953 елда кияүгә чыга. Үзе тумышы белән Чистай районының Татар Баганасы авылыннан. Зур гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Бала чагы сугыш елларына туры килә. Әтисе белән ике абыйсын фронтка алалар, әтисе хәбәрсез югала. Кечкенәдән колхозда эшләргә, әнисенә ярдәм итәргә туры килә. Ничек кенә авыр булса да 7 сыйныфны тәмамлый. Түбән Татар Майнасы авылына Шәрәфетдин Сәгъдиевка кияүгә чыкканда аңа 20 яшь була. Колхозда төрле участокларда – кырда, ырдыр табагында, урманда эшли. Авыр эштән курыкмый. Сәгъдиелар алты бала – ике малай һәм дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Ләкин, тормыш иптәше белән оныкларына шатланып, картлык көннәренә кадәр бергә яшәргә насыйп булмый. Тормыш иптәше 62 яшендә (1993 елда) бакыйлыкка күчә. Сания Баһман кызына ике улын югалту әчесен дә кичерергә туры килгән.
Ул – кызлары өчен иң яраткан әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен иң яраткан әби. Әбекәй бүгенге көндә кызы Рәхимә белән яши, калган балалары да аның янына еш кайтып йөриләр, газизләрен кадер-хөрмәттә яшәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев