Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Тормышын балалар тәрбияләүгә багышлаган

Педагогика ветераны Елена Михайловна Крайнованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов һәм шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Андрей Сетров котладылар.

Алар юбилярга ихлас теләкләрен җиткерделәр, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар һәм Владимир Путинның котлау телеграммасын укыдылар.

Юбиляр бик иртә әнисез кала. Аны чит кеше, әмма мәрхәмәтле хатын-кыз – Мария Радионовна Миронкина тәрбияләп үстергән. Еленаның әтисе сугыштан әйләнеп кайткач, Мариягә өйләнә. Мариянең кызлары – Зина, Нина, Михаилның балалары – Петр, Геннадий, Галина бер гаилә булып яши башлыйлар, соңрак аларның уртак балалары – Валера, Владимир, Людмила дөньяга килә.

Елена Михайловна – педагогик хезмәт ветераны. Озак еллар ул Азнакай районының бер авылында урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Елена Михайловна укытучы һөнәрен Казан аграр университетында белем биргән абыйсы Петр үрнәгендә сайлый. Үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән аксубайлылар аны әле дә хәтерлиләр. Аның укучылары арасында район башлыгы Камил Гилманов та бар.

Кыз татар авылына Аксубайда педагогика училищесын тәмамлаганнан соң юллама буенча килә. Аңа туган йортыннан бик ерак булган төбәктә мөгаллимлек юлын башлау җиңел булмый.

– Без әни белән Лена янына еш бара идек. Аның янына беренче тапкыр килгәч, вокзалда кешеләрнең бары тик татар телендә генә сөйләшүләре мине гаҗәпкә калдырды. Балалар русча бер кәлимә сүз белмиләр, безне аңламыйлар иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты юбилярның кыз туганы Зинаида. – Ничек кенә булмасын, аңа, чуаш кызына, татар балаларын рус теленә өйрәтү җиңел булмады.

Таләпчән һәм кырыс педагог һәр дәрескә җаваплы карый. Ул уку-укыту материалын җентекләп сайлап ала, аның методик эшләнмәләре шактый була. Елена Михайловнаның күңел ачу чараларына да, ир-егетләргә дә исе китмәгән, шуңа күрә гаилә дә кормаган ул. Балаларга тәрбия һәм белем бирү эшенә баш-аягы белән чума, гомерен аларга багышлый. Аның өчен укучыларыннан да якын кеше юк. Үзе белем биргән укучылары аңа хөрмәт һәм игътибар күрсәтәләр. Алар үтенече буенча Елена Михайловнага Азнакайда социаль торак бүлеп бирелә, ул анда үзе кебек үк мөгаллим булып эшләүче иптәш кызы белән яши. Бер бүлмәдә, ә аннан соң фатирда алар – чуаш һәм татар кызлары, тел киртәләренә игътибар итмичә, бер-берсен аңлап, дус-тату яшәгәннәр.

Хезмәт ветераны районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен «Азнакай районы оешуга –80 ел» медале белән бүләкләнгән. Моннан тыш, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ул «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесенә һәм күпьеллык хезмәте өчен «ТАССРның атказанган хезмәткәре» медаленә дә лаек булган. Мәктәптә ул лаеклы ялга киткәнче эшли. Укучылар аңа бер генә көн дә рәхмәт әйтми калмаганнар.

– Яшьлек елларымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә, мәгарифкә багышлап, озак еллар туган нигеземнән читтә яшәп, мин, ниһаять, туган якларыма әйләнеп кайттым, – ди тантана сәбәпчесе. – Монда да мине хөрмәтлиләр, яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев