Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Торф чыгаруда да, урман әзерләү эшләрендә дә катнашкан

Рәхимә Хәсәнша кызы Гамирова күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Әбекәй бүгенге көндә балалары туып, канат ярган, ире Шәймәрдан белән алтмыш елдан артык бәхетле гомер кичергән нигезендә яшәмәсә дә, якыннары аның истәлекле туган көнен шушы йортта билгеләп үтәргә булганнар. Бу көнне өйгә кунаклар агылды, күрше-күлән берсе дә калмады. Бәйрәм сәбәпчесен истәлекле туган көне белән котларга район вәкиле һәм җирле үзидарә башлыгы да килде.

Район Советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиев әбекәйгә Россия Президентының шәхси котлавын ирештерде, район башлыгыннан бүләкләр тапшырды.

–Хөрмәтле Рәхимә Хәсәнша кызы, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк, өлге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим, – дигән күңел түреннән чыккан җылы котлау сүзләрен җиткерде ул.

Авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов тантана сәбәпчесе адресына җылы котлау сүзләрен ирештереп, Гамировларның гомергомергә авылда үрнәк һәм ихтирамга лаек гаилә булуын билгеләп үтте. Рәхимә Хәсәнша кызы шушы авылда туып-үскән, мәктәптә белем алган. Авыл егетенә кияүгә чыгып, җиде балага гомер бүләк иткән. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә эш сөючән, ярдәмчел, игелекле булып үскәннәр. Бүген алар үзләре оныклар тәрбияләшеп үстерәләр инде.

Әтисе сугышта үлеп кала, әнисе ике баланы ачялангач итмәс өчен, колхозда төрле эшләрдә эшли. Буыннары да ныгып җитмәгән Рәхимәгә дә, яшьтәшләре кебек, торыф чыгару, урман кисү эшләрендә катнашырга туры килә. Аннары гомере буена колхозда төрле эшләрдә эшли, чөгендер игә. Әче бала хәсрәтен дә йөрәге аша үткәрергә туры килә күп балалы анага.

–Әниебезгә зур рәхмәт, безне ул эшкә өйрәтеп, тормыш алып барырлык итеп үстерде, – диләр әбинең кызлары. – Бүген без аны кадерхөрмәттә яшәтәбез, чиратлап тәрбияләп-карап торабыз. Әниебез бик бәхетле, аның бүген 18 оныгы, 26 оныкчыгы бар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле инвалид коляскасында булса да, балалары, оныклары тарафыннан игътибар үзәгендә булып, бәхетле картлык кичерә ул.

Тантана сәбәпчесе үзен зурлап, ихтирам итеп килгән һәркемгә рәхмәт укыды, исәнлек, илгә-көнгә тынычлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев