Сугышның тәмамлануы турында кызлар педучилищега барганда беләләр
Бөек Ватан сугышы еллары Аксубайда туган 95 яшьлек Елизавета Дмитриева хәтерендә гомер буена кино кадрлары кебек сакланып калган.
Иртән кешеләр кем эшкә, кем укырга ашыга, ә Аксубай үзәгендә эленгән репродуктордан Левитан тавышы, озакка сузылган сугышлардан соң безнең гаскәрләр чираттагы шәһәрне калдырдылар, дип хәбәр итә.
– Мондый сүзләрне ишеткән хатын-кызлар, күз яшьләренә тыгылып, репродуктор яныннан йөгерәләр иде. Ләкин хәбәр ахырында һәрвакыт: “Дошман тар-мар ителәчәк, без җиңәчәкбез!”, дигән сүзләр яңгырый иде. Бу сүзләрдән соң җанга җиңелрәк булып китә иде. Без, һичшиксез, җиңәчәкбез дип ышана идек, – дип искә ала район педагогика ветераны. – Уку елын тәмамлагач, без, укучылар Киров колхозында эшләдек, кызлар – басуда һәм ындыр табагында, малайлар – бронь буенча калган тракторчы әтиләре белән сөрделәр, чәчтеләр. Бригадир гадәттә Зур Кызыл урамы ахырында торган безнең йорт янында наряд бирә иде, хәзер ул Алексей Золин урамы. Тәртип яшүсмерләр өчен дә хәрбиләрчә булды. Колхозчыларга сугыш елларында икмәк бирмәделәр, төп ризык –бодай яки арпа боткасы. Ашлыкны кул белән сугалар иде. Әти сугышка кадәр колхозда яхшы эшләгәнгә, безнең бодай һәм арпа запасы ике елга җитте.
Лизаның гаиләсе иң ач вакытны сыерлары булу аркасында күпләрдән җиңелрәк кичерә. Ничек кенә авыр һәм ач булмасыннар, әниләр беркайчан да орлыкка дигән бәрәңгегә кагылмый. Сугыш барган дүрт елда да урып-җыюдан соң бәрәңге, кишер һәм суганны фронт ихтыяҗлары өчен тапшырганнар. Авыл Советында җылы киемнәр белән фронтка посылкалар җыйганнар. Кешеләр шулай ук кыйммәтле әйберләрен һәм акча да биргәннәр.
7 нче сыйныфтан соң Лиза педагогия училищесына укырга керә, уку бинасы сугыш вакытында да укытучыларны әзерләүдән туктамый. Педучилище студентларын Төрнәче спирт заводына басудан кергән шикәр чөгендерен чистартырга җибәрәләр. Спирт фронт госпитальләренә дә, хәрби сәнәгатькә дә бик кирәк була.
Елизавета дус кызлары белән бергә сугышның тәмамлануы турында да җылы май ае иртәсендә укырга барганда, шулай ук Совинформбюроның репродуктор буенча сводкасыннан беләләр. Левитан күптән көтелгән яңалык турында хәбәр итә.
Бу вакытта янәшәдә булганнарның барысы да шатлана, кычкыра, җырлый һәм елый башлый... Бу көнне училищеда дәресләр укытылмый. Барысы да Бөек Җиңүне бәйрәм итәләр.
Диплом алгач, 1945 елда Елизавета Казан педагогика институтына укырга керә. Стипендиягә генә укый, чөнки өйдән бик сирәк кенә берәресе артыннан бәрәңге һәм суган гына җибәрә алалар.
Югары белем турындагы дипломы белән ул Аксубайга кайта һәм гомере буе база (сигезьеллык) мәктәбендә балаларга белем бирә. Шушы вакыт эчендә аның йөзләрчә укучысы, яраткан укытучыларыннан алган белемнәре белән безнең зур илебез буйлап таралышалар. Педагогика өлкәсендә күпьеллык хезмәте өчен Елизавета Ильинична “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була. СССР Хөкүмәте, “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләп, аның Җиңүне якынайтуга керткән өлешен дә лаеклы бәяләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев