Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

​​​​​​​Сугыш хезмәттә чыныктырган

Иске Ибрай авылында яшәүче Зәкирә Сәлахова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу шатлыклы һәм мөһим вакыйга белән аны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов котладылар.

Зәкирә Насыйбулла кызы тумышы белән Иске Кыязлы авылыннан. Әти-әнисен, олы абыйсын ул бөтенләй хәтерләми. Якыннары ул бәләкәй чакта ук авыр чирдән вафат булганнар. Аны күршеләре тәрбиягә алганнар. Кызны алар тәрбияләп үстергәннәр, аякка бастырганнар һәм тормыш юлына чыгарганнар.

Зәкирә Нәсыйбулла кызы кечкенәдән хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы һәм кыюлыгы белән аерылып тора. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Ул чорда республика актив тыл үзәге була һәм «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» шигаре астында, барысы да җиң сызганып фидакарь хезмәт куялар. Ир-атларны фронтка алалар, тылда аларны хатын-кызлар һәм балалар алыштыра. Зәкирә тәрбиягә алган әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, басуда эшли, торф хәзерләү эшләрендә дә катнаша.

Сугыш тәмамлана. Җимерелгән илне барысы бергә торгызалар. Әмма иң авыр көннәрдә дә якты мизгелләр булмый калмый. Яшьләр гармун көе астында биергә, җырларга, ял итәргә вакыт табалар. Шундый кичәләрнең берсендә Зәкирә Иске Ибрай авылыннан фронтовик Миншакир белән таныша. Очраклы очрашу кыз белән егетне берләштерә, Сәлаховлар гаиләсе барлыкка килә.

Авылда алар зур йорт торгызалар, көнкүрешне җайга салалар. Бер-бер артлы биш бала – дүрт кыз һәм нәсел дәвамчысы булып бер уллары дөньяга килә. Ул чор хатын-кызларына декрет ялында утырырга туры килми. Чөнки кырда да, төзелештә дә, урманда да эшче куллар таләп ителә.

Ирле-хатынлы Сәлаховлар колхозда төрле эшләрдә эшлиләр: ире – төзелеш бригадасында, хатын – кыр эшләрендә. Балаларын да хезмәт сөяргә өйрәтеп үстергәннәр. Уллары механизатор һөнәрен үзләштерә, кызлары да үзләренә тормыш иптәшләре итеп уңган ир-егетләрне сайлыйлар.

Гаилә башлыгы моннан 15 ел элек вафат булган. Ныклы ир-ат кулыннан башка авырга туры килә. «Ветераннарга торак» дәүләт программасы ярдәмендә Иске Ибрайда яңа йорт төзеп бирәләр. Юбиляр хәзер шунда яши.

– Сезгә бик күп кыенлыклар аша үтәргә туры килгән, – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, чәчәкләр һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырып. – Шуңа да карамастан, сез туган ягыгызга булган мәхәббәтне һәм тугрылыгыгызны еллар аша алып килгәнсез. Хезмәтегез, район үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт. Исән-сау булыгыз!

Котлауларга Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Мингулов та кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев