Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Сугыш солдаты, Җиңү солдаты!

Елисей Тимирясов фронтка киткәндә шундый яшь булган.

Елисей Мурзич сугышка 1942 елның апрелендә китә. Тимирясовлар гаиләсеннән фронтка берьюлы өч кеше – әтисе һәм ике бертуган чакырыла. Берүк вакытта фашистларга каршы төрле фронтларда көрәшәләр: әтиләре – Көнбатыш фронтта, Елисей – 1 нче Белоруссия фронты составында, бертуганы Иван – 3 нче Украина фронтында.

Елисей Мурзич фронт юлларын 46 нчы танк полкы составында танк командиры буларак уза. Корсунь-Шевченск операциясендә, ЯсскоКишенев операциясендә (1944 елның августы), Румынияне азат итүдә (1944 елның сентябре) катнашкан. Җиңү солдаты I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Җиңү көне алдыннан ветеран сугыш истәлекләрен безнең басма өчен махсус язды, без аларны редактор төзәтмәсе кертмичә бастырабыз. 3 нче биттә укыгыз.

ФОТО: ТИМИРЯСОВЛАРНЫҢ ШӘХСИ АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев