Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Савруш авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Иван Никифорович Романовка 95 яшь тулды.

Бәйрәм көнендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров һәм авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин бәйрәм сәбәпчесенә Ил башлыгы Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Иван Никифорович бала чагыннан хезмәттә чыныгып һәм белемгә омтылып үсә. Җиде яшеннән колхозда эшли, мәктәптә белем ала. Яшьлек еллары Алабугада үтә: ветеринар белгечлегенә укый. Төрле елларда Үзбәкстанда, Уралда яши һәм эшли. Ул бар эшкә дә оста була.

Булачак тормыш иптәше – Александра Михайловна белән Иван Никифорович бала чактан таныш була. Алар бер авылда бергә уйнап үсәләр. Ул чор яшьләре кебек үк, буй җитеп, Пермь өлкәсенә акча эшләргә китәләр. Шунда гаилә корырга, өйләнешергә карар итәләр.

Кече ватаннарын сагыну хисе аларны туган авылларына кайтара. Ул ветеринария фельдшеры һәм төзелеш остасы булып эшли башлый, ә тормыш иптәше башта колхозда, аннары мәктәп ашханәсендә хезмәт куя. Җирле мәктәпкә хезмәт укытучысы таләп ителгәч, Иван Никифорович уйлап та тормыйча, директор тәкъдименә риза була. Гомеренең утыз елын ул мәгарифтә эшләүгә багышлаган.

Савруш мәктәбе ул вакытта урта мәктәп була, бөтен тирә-яктан, хәтта Чистай һәм Алексеевск районнарыннан да 400гә якын бала белем алган. Белем бирү учреждениесе мәктәпне тәмамлаганнан соң бөтен ил буенча сибелгән чыгарылыш укучылары белән дан тоткан. Әлбәттә, алар бүген дә үзләренә белем һәм тәрбия бирүгә бөтен тырышлыкларын куйган укытучыларын рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Укучылары туган төбәкләренә кайтканда, ветеранның хәлен белми калмыйлар.

Иван Никифорович районда хөрмәтле укытучы һәм танылган балта остасы була. Хатыны белән 58 ел бергә тату гомер кичерәләр. Шул еллар эчендә биш балага гомер бүләк итеп, аларны аякка бастырганнар. Алар арасында хәрбиләр дә, эшкуарлар да, мөгаллимнәр дә бар. Алар илебезнең төрле шәһәрләрендә яшиләр. Әмма гаилә өчен мөһим булган көннәрдә аларны туган нигезләре берләштерә.

Ни аяныч, унбер ел элек яраткан хатыны вафат булган. Иван Никифорович бу югалтуны авыр кичергән. Шул вакыттан бирле ул кызы Вера тәрбиясендә яши. Ул да, әтисе кебек үк, үзен мөгаллимлек эшенә багышлаган. Күп еллар дәвамында башлангыч сыйныфларда белем биргән, лаеклы ялга чыккан. Хәтта хәзер дә әтисенең таләпчән булуын таный ул, өйдә бар да катгый тәртиптә.

Ветеран тормышының мәгънәсен онык-оныкчыкларында күрә. Бәхетле бабайның тугыз оныгы һәм унбер оныкчыгы бар.

– Безнең әти саф һавада йөрергә ярата. Җәен урамнан керми дә диярлек. Без өй артында туган якның саф һавасын сулап утырыр өчен, карның тизрәк эреп бетүен көтәбез, – дип уртаклашты Вера Ивановна. – Ә һәр җомга әти кем дә булса кунакка кайтыр дип көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев