Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Рус Кармәтендә яшәүче тыл ветеранын Җиңү көне белән котладылар

Рус Кармәте авылында яшәүче бердәнбер тыл ветераны Фаина Бочкарева Җиңү көне белән котлаулар кабул итте.

Хезмәт ветеранына 92 яшь, ул – кырыс сугыш еллары шаһиты. Якыннары бәхетенә, олы яшьтә булуына карамастан, Фаина Васильевна күтәренке күңелле һәм оптимизм белән тулы. Бөек бәйрәм белән тәбриләргә аның янына Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров һәм җирле совет депутаты Алексей Буранов килде. Ветеран кунакларны җылы каршы алды. Алар ветеранга сугыш елларында һәм халык хуҗалыгын торгызу чорында куйган фидакарь хезмәте өчен ихлас рәхмәт белдерделәр. Муниципаль берәмлек вәкилләре Фаина Васильевнага инвестор «Волга-Селект» ҖЧҖдән һәм авыл депутатларыннан бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, җан һәм тән тынычлыгы, иминлек теләделәр.

Фото: Яңа Кармәт авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев