Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Президент котлавын юбиляр үзе укыды

95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче тыл ветераны Рабига Хәлиуллина бары тик бер нәрсәгә – белем ала алмавына гына үкенә. Хыялын тормышка ашырырга Бөек Ватан сугышы комачаулый.

Туган авылы Иске Ибрайда сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң яшүсмер кыз колхозда эшли башлый. Үсмер елларының ничек узуын сизми дә кала.

Авылның беренче чибәре, фронттан кайткан авылдашы Нигъмәтулла Хәлиуллинның күңелен яулый. Кичәге солдат, госпитальдән соң, авыр яралардан тернәкләнеп тә җитмәгән була әле, ә табигате белән йомшак күңелле Рабига аңа мәхәббәте белән җавап бирә. Тиздән яшьләр туй ясыйлар. Белемле, математикага сәләте булган Нигъмәтулла колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли башлый. Соңрак аны баш хисапчы итеп күчерәләр. Бу эштә гомере буе эшли. Пенсиягә чыгарга бер ай кала ун бала әтисе вафат була.

Күп балалы ана һәрчак төрле эшләрдә эшли, колхозда эш җитәрлек була. Ә менә балалары белән һәр елны эшкәртергә туры килгән шикәр чөгендере плантацияләре ветеранның бүген дә төшенә керә икән.

Район вәкиле Рәис Галиев һәм җирле хакимият органы башлыгы Мансур Минигуловны тантна сәбәпчесе Рабига Габетдин кызының балалары Рәйханә, Әлфия һәм Зиннәтулла каршы алды. Кунаклар ветеранны күркәм вакыйга белән җылы котладылар һәм аның гомеренең мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен теләделәр.

Юбилярның барлык балалары да диярлек бүген авылда яши.

– Пенсиягә чыгар алдыннан без дә туганнарга якынаербыз, – ди бүгенге көндә шәһәрдә яшәүче Әлфия. – Әни безне хезмәттә тәрбияләгәнгәдер инде, туган авыл үзенә тарта, тешләргә керә.

Президент Владимир Путинның адреслы котлавын Рабига апа үзе укырга теләк белдерде. Күзлеген киеп, ул кунак кулыннан хатны алды һәм рус телендә язылган хатны бернинди акцентсыз кычкырып укыды.

Тик балаларының берсе дә моңа гаҗәпләнмәде.

– Әниебез Коръән генә түгел, ә кызыклы китаплар да, шул исәптән заманча әдәбиятны да укый, – диделәр кызлары. – Без моңа бик шат. Өстәвенә, ул телевизордан мәгълүмати программаларны карый һәм дөньяда барган вакыйгалар турында да белә. Хоккейны бик ярата. Әни үз вакытында мәктәптә бик яхшы укыган һәм белемен дәвам итәргә аңа сугыш комачаулаган.

– Әйе, бу дөрес, – диде әбекәй моңсуланып. – Һәм бүген мин Ходайдан сугыш газапларын беркемгә дә кичерергә туры килмәсен, беркемгә дә белем алырга комачауламасын иде дип сорап дога кылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев