Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Педагогия училищесын тәмамлаган яшь кыз үзенең беренче укучыларын киндер киемнән каршы ала

Үзенең хезмәт юлын Александра Янилкина сугыштан соңгы авыр елларда башлый.

Аксубай педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, аңа Сидул-Ерыклы башлангыч мәктәбенә юллама бирәләр.

Документ кулда, ә эшкә нәрсә киеп барырга соң? Әнисе белән түтәсе тиз генә тукылган киндердән итәк тегеп бирәләр. Аягына кияргә дә булмый, һәм Александрага шахтер галошларын кияргә туры килә. Ярый әле туганнарының берсе шахтада эшли һәм ялга шушы аяк киемендә кайта.

Шулай итеп 1 сентябрьдә, беренче эш көнендә Александра Андреевна укучыларны киндер итәктән һәм шахтер калошларында каршы ала. Балаларда да кием булмый, әмма яшь укытучы аларның күзләрендә белемгә сусауны күрә.

Тиздән элеккеге педагог үз урынына чыга һәм Александраны Савруш җидееллык мәктәбенә башлынгыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрәләр. Бу авылда аны ялда булган Совет Армиясе офицеры Аркадий Синдимиров күреп ала.

Александра һәм Аркадий язылышалар. Тиздән яшь гаилә Аркадийның хезмәт урыны Забайкальега юл тота. Салкын Себер климаты Александраның сәламәтлегенә яхшы йогынты ясамый һәм гаилә туган якка, Аксубайга әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Гражданкада Аркадий Мурзович Синдимиров район ДОСААФ оешмасын җитәкли, ә Александра Андреевна, янә мәгариф бүлегенә запастагы укытучы итеп кабул ителә.

Декрет ялында булган укытучыларны вакытлыча алмаштырып, аңа тагын Яңа Кармәт башлангыч, Иске Кармәт сигезьеллык, Ким башлангыч мәктәпләрендә дә эшләргә туры килә һәм бу торак пунктларга ул һәрвакыт җәяү йөри. Ә өйдә аны өч баласы көтә: Татьяна, Сергей һәм Галина. Әмма монда да ул аларга җитәрлек игътибар бирә алмый – өйгә алып кайткан бер кочак дәфтәрне тикшерү бөтен вакытны ала.

1965 елда Аксубай районы бетерелгәннән соң ДОСААФны Чистайга күчерәләр, һәм гаиләгә анда күчәргә туры килә, чөнки берләштерелгән оешманы җитәкләүне Аркадий Синдимировка ышанып тапшыралар.

Биредә гаиләгә кара кайгы килә. Үзенең «Урал» мотоциклында чираттагы командировкадан кайтканда гаилә башлыгы һәлакәткә юлыга. Бөек шоссе өстендә каршы хәрәкәт итүче автобуска бәрелмәскә тырышып, мотоцикл юл читенә тәгәри...

Аркадий Мурзович Чистай шәһәр хастаханәсендә тормыш иптәшенең кулында вафат була. Александра Андреевна балалары белән Аксубайга кайта, һәм монда аңа гомер буе абыйсы, шулай ук педагогика ветераны Николай Андреевич Янилкин ярдәм итеп яши.

Чистайдан кайткач Александра Андреевна Синдимирова Аксубай сигезьеллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә һәм лаеклы ялга киткәнче шунда хезмәт куя.

– Безгә берничә ел рәттән Александра Андреевна белән янәшә эшләү бәхете елмайды, ул без, яшь укытучылар өчен остаз гына түгел, ышанычлы дус та булды, – диләр ветеран-педагоглар Этери Горбунова, Анна Горбунова һәм Надежда Кудрявцева.

– Аның белән бергә башланган хезмәт юлыбызны без иң бәхетле чор дип искә алабыз. Мәктәпне калдырып, Александра Андреевна Санкт-Петербургка китә, анда озак еллар оныгы Людмилага уллары Сергей һәм Александрны тәрбияләргә ярдәм итә. Өч ел элек педагогика ветераны туган ягына кайтты. Бүген аңа хуҗалыкта оныгы ярдәм итә.

– Әбиебезгә изге бурычыбызны кайтарырга вакыт, – ди Людмила. Александра Андреевнаның 95 яшьлек юбилеенда иң кадерле кунаклар, әлбәттә, оныкчыклары Сергей һәм Александр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев