Өмет кыенлыкларны җиңәргә булыша
Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Минҗиян Әхмәтгаянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбиляр Ямбай авылында туып-үскән. Әбекәйне юбилее белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Камил Гилманов, Минҗиян Мингач кызының дүрт баласын аякка бастыру өчен гомере буена өч кеше өчен эшләвен билгеләп үтте.
Ул аны балачагыннан ук хәтерли. Алар якташлар гына түгел, туганнар да.
– Бу нәзберек ханымның гомер агымында нинди генә кыенлыкларны үз иңендә кичерергә туры килүе шаккатыра, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Мөгаен, боларның барысы өчен дә Сезне Аллаһы Тәгалә озын гомер белән бүләкләгәндер.
– Мин әтисез үстем. Миңа тугыз яшь булганда аны сугышка алалар. Әнинең фронттан ничек хат көтүен әле дә хәтерлим. Ә 1944 елда ул каты яралана, аны Томскка, хәрби госпитальгә күчерәләр, әти операцияне күтәрә алмый, шушында ук җирләнгән, – дип искә алып сөйләде юбиляр.
Аның хәсрәтсез тормышы бала чагы белән бергә тәмамлана. Кыз сыер җигеп, иртәдән кичкә кадәр колхоз басуында эшли, хуҗалык өчен печән, утын әзерли. Аякларын чак өстерәп атлаган хайван бик кызганыч иде, дип искә ала ул. Ә атлар фронтка кирәк була. Вакытлар узу белән сыерларны бугайлар, ә аннанры ишәкләр алыштырган. Минҗиян 15 ел колхоз фермасында хезмәт куйган. Гаилә тормышы барып чыкмый һәм дүрт баласын берүзенә аякка бастырырга туры килә.
– Әниебез – көчле рухлы кеше, беркайчан да авырлыклардан зарланмады, һәрвакыт Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, дия иде, – дип сөйли юбилярның кызы Камилә.
Акча эшләп табу нияте белән ул дүрт баласын алып Казахстан якларына чыгып китә. Анда ул лаеклы ялга чыкканчы алны-ялны белми эшли. Әмма олыгая барган саен, туган җир үзенә күбрәк тарта. Аксубайга гаилә 1994 елда әйләнеп кайткан. Кечкенә өй сатып алалар, балалары уңайлыклар булдыруда ярдәм итәләр.
Нык холык – Әхмәтгаяновлар гаиләсенә хас сыйфат. Минҗиян Мингач кызы, кыр юллары буйлап, дистәләгән чакрымнарны бик җиңел үтеп, балаларының, туганнарының хәлләрен белеп яши. Ә хәзер исәнлеге киткән, ул авыр чир белән көрәшә.
– Беркайчан да бирешергә кирәкми, теләсә кайсы яшьтә дә иң мөһиме – өмет, – дип саный юбиляр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев