Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Өлгермәгән арыш башагы аны ачлыктан коткара

Кызыл Тау авылыннан Әхмәтҗанова Нәкыя Сәлимҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул да, бик күпләр кебек үк, сугыш чоры баласы. Әйе, ул буын кешеләренең бала чагын сугыш урлый, күпме ятим бала “әти” сүзен әйтергә тилмереп үсә, күпме хатын-кыз ирсез калып тормыш арбасын ялгызы тарта, баһадирдай улларын югалткан күпме ана канлы яшь түгә. Алар сугыш фаҗигасын үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен үз җилкәләрендә татыган буын.

Нәкыя Сәлимҗан кызы гомер кичергән зур, мәһабәт йорт кунаклардан гөж килеп торды. Рәсми кунаклар – район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин юбилярны җылы тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

–Нәкыя Сәлимҗан кызы, сезнең бала чагыгыз, яшьлегегез авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән. Сез михнәтләргә бирешмичә халык хуҗалыгын үстерүдә олы хезмәт куйгансыз, балалар тәрбияләп үстергәнсез, безнең сезгә рәхмәтебез чиксез, – дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Алдагы көннәрдә дә Ходай Тәгалә биргән гомерне балаларыгыз, онык оныкчыкларыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә язсын сезгә.

Күзләр генә тимәсен, Нәкыя әбинең хәтере дә яхшы, сәламәтлеге дә зарланырлык түгел.

Нәкыя Сәлимҗан кызы 1932 елның 18 февралендә Иске Кыязлы авылында дөньяга килгән, ишле гаиләдә өченче бала булып тәрбияләнеп үскән.

Сугыш башланганда кызчыкка тугыз яшь була. Әтиләрен сугышка алалар, әниләре бер итәк бала белән кала.

–Сугыш башлануы турындагы хәбәрне бүгенгедәй хәтерлим, без күргәннәрне, ачлык-ялангачлыкны, ул еллар михнәтләрен сөйләп бетерә торган да, онытырлык та түгел. Ачлыктан аякларым, корсагым шеште, йөри алмый башладым, – дип еракта калган сугыш елларын хәтерендә яңартты Нәкыя әби. – Бертуган апам, Котыш чокыры, дия идек инде, арыш башагы өлгергән дип, мине үзе белән шунда алып барды. Башак әле өлгереп тә бетмәгән, сөт кенә, утырдык та шуны кулларыбыз белән сыдырып-сыдырып авызга тутырдык, күпме ашаганыбызны да белмәдек, җитмәсә әле ул кылчыклы. Бөтен авыз, тамак, чәчләр кылчык белән тулган, шулай да шул сөтле арыш башагы мине ачлыктан коткарып калды. Кычыткан ашаган вакытларыбыз да күп булды. Хәзер шуларны оныкларыма сөйлим дә, хәйран калып тыңлыйлар.

Шулай да мәктәптә уку бик катгый булган, дәрес калдырырга ярамаган. Кыз җиде сыйныфны тәмамлый һәм колхозда төрле эшләрдә эшли башлый.

Әтиләре сугыштан 47 елда гына кайта һәм гаиләсен Казанга алып китә. Әмма берничә елдан алар кире туган җирләренә әйләнеп кайталар. Кала тормышын үз итмиләр. Буй җиткән Нәкыя Кызыл Тау егете Әмәтҗанов Әхмәтзәкигә тормышка чыга. Ир белән хатын алты балага гомер бүләк итеп, аларны үз үрнәкләрендә эш сөючән, тәртипле итеп тәрбияләп үстерәләр, олы тормыш юлына чыгаралар.

–35 ел чөгендер эшкәрттем, бала күп булгач икешәр-өчәр гектар бүлеп калдыралар иде. Дүрт кызымны да сентябрь аенда чөгендер эшләгән җирдән роддомга китеп таптым, өч көннән, кешедән калышмыйм дип, баланы кайнанама калдырып, янә басуга китә идем, – дип сөйләде Нәкыя әби. – Аллаһка шөкер, бәхетле гомер кичердем, ирем дә бик булдыклы кеше иде, бу матур тормыштан иртәрәк кенә китте шул.

Нәкыя Сәлимҗан кызы улы Рөстәм, килене Гөлнурның кадер-хөрмәтендә яши, аның урыны түрдән, онык-оныкчыклары да бик хөрмәтлиләр. Киленен дә бик мактый ул, утыз ел бергә яшиләр икән инде. Калган балалары да әни дип өзелеп торалар.

– Гаиләбез зур – әнинең 17 оныгы, 19 оныкчыгы бар, әниебез сау-сәламәт һәм аның янына килеп йөри алуыбыз белән без бик бәхетле, – диләр әбекәйнең ул-кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев