Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Наҗия Фәхретдинова савымчы һөнәренең авырлыгын унике яшендә татый

Шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән әбекәй, яшүсмер чагыннан ук фермада эшли башлый.

– Беренче савым караңгыда – иртәнге дүрттә башланган көзге һәм кышкы чорда йокыдан торуы аеруча авыр иде, – дип сөйләде Нәҗия Минвәли кызы. – Ачлыктан баш әйләнә, фермага барып җитәрлек көч юк иде... Анда, аз гына яңа савылган сөт эчкәннән соң, иптәшләрем белән эшкә тотына идек. Авыл ир-атлары барысы да диярлек фронтта иде, терлекләргә азыкны да үзебезгә таратырга туры килде. Сыерлар астын да үзебез җыештыра идек.

Ләкин бу авыр физик хезмәт Наҗия өчен сынау чиге булмый. Сугыштан соң аны үзенең яшьтәшләре белән бергә Кировка урман эшкәртүгә җибәрәләр. Ачлыктан һәм ялангачлыктан хәлсезләнгән, изелгән кызлар Кама буйлап урман агызалар.

Кызлар дүрт айдан, Кама боз белән капланганнан соң, өйләренә кайталар.

Колхозда, илдәге кебек үк, тормыш әкренләп җайга салына башлый. Наҗия тормышында да үзгәрешләр була. Ул кияүгә чыга. Ниһаять, аның таянычы, шатлык-кайгыларын уртаклашыр кешесе пәйда була.

Ирле-хатынлы Фәхретдиновлар җиде бала – биш ул һәм ике кызны лаеклы тормыш алып бару өчен хезмәттә үстергәннәр.

– Бары тик эш һәм хезмәт кенә кешедән кеше ясый ала, – ди юбиляр. – Балага теге яки бу эшне башкару авыр булудан курыкмаска кирәк. Аның каравы, аңа алдагы тормышында җиңел булачак.

Тантана сәбәпчесен истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минегулов җылы котладылар. Илшат Минсабир улы тыл хезмәтчәненә район башлыгының котлауларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Нәҗия Минвәли кызы язның хуш исе аңкып торган купшы чәчәк бәйләменә аеруча сөенде. Ул кунакларга бик шатланды, озак җибәрергә теләмәде – аларга барысын да сөйләде, үзенең яшьлек еллары, үзагачны агызуның ничек авыр булуы, ире белән колхозда ничек эшләүләре, балаларны ничек тәрбияләп үстерүләре турында да. Ветеран ун оныгы һәм унбер оныкчыгына сөенеп туя алмый. Уллары Илһам белән Җәмил әниләренең сөйләгәнен сабыр гына тыңладылар. Бәлки, алар беренче тапкыр тормышның ничек тиз үтүе турында уйланганнардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев