Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Минхәят Нургатинаның исеме Мактау тактасыннан төшмәгән

Минхәят Нургатина 1932 елның декабрь аенда Яңа Ибрай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Бөек Ватан сугышы башланганда кызчыкка тугыз яшь була. Аның беренче көннәрендә үк Яңа Ибрай авылының көчле, сәламәт ирегетләре дошманга каршы көрәшкә китәләр. Алар арасында Минхәятнең әтисе дә була. Әнисе бер итәк бала белә кала.

Гаиләгә сугыш михнәтләрен дә, ачлык-ялангачлыкны да, ятимлек әчесен дә кичерергә туры килә. Зур гаилә башлыгына яу кырыннан кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Шәйдулла канлы сугышларның берсендә һәлак була. Гарифә балаларны ялгызы аякка бастыра. Шуңа күрә аның балаларын хезмәттә тәрбияләп үстерүе гаҗәп тә түгел. Минхәят исә, эш сөючән булудан тыш, балачактан ук үзенчәлекле үҗәтлеге һәм максатчанлыгы белән аерылып тора.

1954 елда күрше Иске Ибрай авылына Вәлиәхмәт Нургатинга кияүгә чыга. Ир белән хатын алты балага гомер бүләк итәләр. Минхәят Шәйдулла кызы күп еллар Иске Ибрай авылының җиләк-җимеш бакчасында эшли һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Аның исеме «Татарстан» колхозының Мактау тактасыннан төшми. Минхәят Нургатинаның хезмәте игътибарсыз калмый. Ул “Хезмәт ветераны” медаленә лаек була. Минхәят Шәйдулла кызын авылдашлары да бик хөрмәт итәләр.

Нургатиннарның алты баласы тормышта үз юлларын табалар, гаилә корып, илгә файда китерә торган балалар үстерәләр. Хәзерге вакытта әбекәй улы Әхәт һәм килене Руфия тәрбиясендә акъәби булып гомер йомгагын сүтә. Ветеранның 11 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар. Күп балалы анага оныкчыгының дөньяга килүен күрү бәхете дә насыйп булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев