Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Миңнегөл Хәйруллина гомере буе авылда гомер иткән

Ул 90 ел буена туган авылы Иске Татар Адәмсуында яшәгән һәм эшләгән.

– Сез, сугыш балалары өлешенә бик күп сынаулар төште, – дип билгеләп үтте ветеранны юбилее белән котлап район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сез сугыш вакытында колхозда өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куйгансыз, тылда Җиңүне якынайткансыз һәм сугыштан соң район икътисадын торгызуда катнашкансыз.

Илшат Заһидуллин Миңнегөл Бәдретдин кызына район башлыгы Камил Гилмановның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Юбиляр үзенә карата шундый игътибарга сабыйларча шатланды һәм колхозда ничек эшләве турында сөйли башлады. Нигездә ындыр табагында эшләгән, утыз елдан артык орлык материалын чәчүгә әзерләү буенча, шул исәптән инкрутация өчен дә җаваплы була. Ни өчен мондый җаваплы участокта эшләүдән баш тартмадыгыз, дигән сорауга Миңнегөл Бәдретдин кызы елмаеп – колхоз безнең өчен бердәнбер таяныч һәм өмет булды, дип җавап бирде. Нинди дә булса йомыш, хәл итәсе мәсьәлә булса, без авыл советына яки колхоз рәисенә мөрәҗәгать итә идек. Ә ирем белән безгә алты баланы аякка бастырырга кирәк иде!

Хәйруллиннарның алты баласы да бер-бер артлы Кама автозаводы цехларында эшкә урнашалар. Бүген аларның икесе лаеклы ялда, икесе КамАЗ җыю цехында эшли. Ветеранны котларга килгән авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина билгеләп үткәнчә, аларның барысы да үзләре эшләгән коллективларда да, авылда да хөрмәтле кешеләр.

30 ел Чаллыда 42 нче комплексның торак-коммуналь хуҗалыгында мастер булып эшләгән кызы Миннур ире белән авылга әнисен карарга кайткан.

– Быел әниебез туксанынчы язын каршылый, – диде Миннур. – Ходай Тәгалә әниебезгә йөз яшькә кадәр яшәргә насыйп итсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев