Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Минәфкәр, аның сеңлесе һәм энесе әниләренең төрмәдән кайтуын биш ел көтәләр

Өч берсеннән-берсе кечкенә бала әнисе урактан соң кырда калган өч уч башак өчен җәза ала.

Әтиләрен бу бәладән бераз алданрак кына сугышка алалар һәм аңа яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый.

Иске Кыязлы авылының карт кешеләр бүген дә Минәфкәрнең төрмәдән кайтып килгән әнисенә каршы йөгереп чыгып: “Әни-и-и-и!”– дип кычкыруын хәтерлиләр.

Биш ел дәвамында балалар чиратлап әле бер, әле икенче туганнарында яшиләр, алар балаларны нәрсә бар шуның белән ашатып-эчертеп торалар. Аларның үзләренә дә җиңел булмый, ирләре Бөек Ватан сугышы фронтларында дошманга каршы сугыша.

Ана балаларын ялгызы күтәрә.

Буй җиткән Минәфкәр, барлык кызлар кебек, кияүгә чыга. Сугыштан соң колхозда тормыш әкренләп җайга салынса да, авырлыклар җитәрлек була. Әмма тыйнак, игелекле холыклы Минәфкәр теләсә нинди тормыш хәлендә дә югалып калмый, аннан чыгу юлын бик тиз таба. Никахта бәхетле була, ире белән биш бала үстерәләр. Колхозда төрле участокларда эшли, ләкин башлыча терлекчелектә. Вахитов исемендәге колхоз җитәкчеләре һәрвакыт Минәфкәрр Зәйнулла кызын үрнәк итеп куялар. Ничек кенә авыр булмасын, ул рух күтәренкелеген югалтмый, беркем дә беркайчан да аның төшенкелеккә бирелгәнен, кәефсез булуын күрми. Тантана сбәпчесе иренең вакытсыз үлемен дә Ходайдан сабырлык сорап, тыныч кичерә. Бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә бер-бер артлы дүрт баласын югалту әчесен дә татырга туры килә анага.

– Күңел төшенкелеге – иң зур гөнаһларның берсе, – ди юбиляр бүген. – Без язмыш билгеләгәнне үзгәртергә ирекле түгел. Кызым Зөлфирәм калды, ул минем өметем дә, терәгем дә, оныкларым да минем өчен җан атып торалар. Мин алар өчен яшәргә тиеш.

Ул бүген дә, 90 яшендә, тормыш һәм планнар белән тулы. Минәфкәр апа һәвәскәр бакчачы да икән әле, чәчәк үстерергә дә ярата. Кыш көне Нурлатта кызы янында яшәсә дә, бүген Иске Кыязлыдага өендә гөлләре чәчәк атып утыра, ә бакчасында суган кыякланган инде.

– Минәфкәр апа, сезгә исәнлек-саулык белән 100гә кадәр яшәвегезне телим, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга юбилее белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин. – Кадерле күршемне йөз еллык юбилеенда күрәсем килә. Минәфкәр Зәйнулла кызы җавап итеп елмайды гына.

Тыл хезмәтчәнен Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да күркәм юбилее белән ихлас котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев