Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Көннәре балалары һәм оныклары өчен догалар укып уза

Сугыш чоры буыны вәкиле Рәйсә Хисмәтова үз гомерендә шактый кыенлыклар күргән.

Ул Яңа Дума авылында туып-үсә. Сугыш башланганда аңа тугыз яшь була. Ул көннәр вакыйгалары бүген дә әбекәйнең хәтерендә. Барлык авыл балалары кебек, аңа да, буыннары да ныгып җитмәгән килеш, төрле эшләр башкарырга туры килә. Яшьтәшләре белән басуда печән чабуда, игеннәрне җыеп алуда, суктыруда, ташуда булыша. Балалар да, өлкәннәр белән беррәттән, авыр крестьян хезмәтен кул белән башкаралар.

Еллар узгач, иптәш кызлары белән бергә торф чыгару эшләренә китә. Торф ятмаларында алты сезон эшли. Кыз бала өчен бу көчтән килми торган авыр хезмәт булса да, сынауларны батырлык белән үтә ул. Хезмәт өчен эш хакы алу сөендерә, чөнки ул вакытта колхозда тамак өчен генә эшлиләр. Авыл егетенә кияүгә чыга. Бер-бер артлы гаиләдә биш бала – ике малай һәм өч кыз дөньяга аваз сала.

Рәйсә Хәлиулла кызы тормыш иптәше Вазыйх Нәсыйбулла улы белән колхозда хезмәт куялар. Ире алдынгы механизатор була, ә үзе колхозда төрле эшләрдә эшли. Аларга, оныклары тууына шатланып, картлык көннәренә кадәр бергә яшәү насыйп булмый. 1972 елда тракторда бәхетсезлек очрагы хәләл җефетенең гомерен өзә.

Ул вакытта олы улына нибары 12 яшь була. Ана биш баласын ялгызы аякка бастыра. Язмыш аңа олы улы һәм төпчек кызын җир куенына салу әчесен татырга да мәҗбүр итә.

Бүген ул бай әби – аның сигез оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыгы бар. Аның көннәре якыннары өчен догалар кылып уза. Чын күңеле белән иман китерүче кеше, алар өчен иминлек һәм бәхет сорый. Балалары үскән нигездә картлык көнендә ялгызы гына яшәсә дә, якыннары аны ташламыйлар. Чиратлап кайтып йөриләр, сәламәтлеге турында кайгырталар, ярдәм итәләр.

90 яшьлек Рәйсә Хәлиулла кызы тормышка сөенеп, туган һәр көнгә канәгать булып гомер кичерә. Ул юбилее белән тәбрикләргә килгән кунакларны шатланып каршы алды. Рәсми котлаулар яңгыраганчы да, әбекәй һәркемгә сәламәтлек, илгә-көнгә тынычлык һәм иминлек сорап дога кылды.

– Хөрмәтле Рәйсә Хәлиулла кызы, Сезне чын күңелдән истәлекле бәйрәмегез белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сугыштан соңгы авыр елларда Сез районның авыл хуҗалыгы тармагына зур хезмәт өлеше керткәнсез. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Ихлас күңелдән Сезгә сәламәтлек, якыннарыгызның күңел һәм йөрәк җылысын тоеп, тагын озак еллар яшәвегезне телим.

Район вәкиле бәйрәм сәбәпчесенә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров әбекәйне җылы котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев