Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сугыш чоры балалары

Колхозда да хезмәт куя, торф чыгаруда да катнаша

Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Зәкия Кыяметдин кызы Гафиятовага 95 яшь тулды

Юбилей көнне Гафиятовлар йортына кунаклар агылды. Балалары, онык-оныкчыклары белән бергә, тантана сәбәпчесенә җылы котлау сүзләрен җиткерер өчен рәсми кунаклар да килде.

– Хөрмәтле Зәкия Кыяметдин кызы, сезне күркәм юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз! – дип мөрәҗәгать итте әбекәйгә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сезнең бала чагыгыз, үсмер вакытыгыз, яшьлегегез сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Әмма сез сынмагансыз, сыгылмагансыз, районыбыз, җәмгыятебез иминлеге өчен тырыш хезмәт куйгансыз, хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Район башлыгы урынбасары РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юллаган котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров юбилярны истәлекле туган көне белән җылы тәбрикләде. Котлау мизгелләреннән соң, сөйләшү тормыш, үткән еллар турында барды.

Зәкия Кыяметдин кызының да бала чагы, үсмер еллары дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк дошманга каршы көрәшкә китә. Әмма исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмый, гаиләгә аның үлеме турында кара кәгазь килә. Әнисе ике баланы ач-ялангач итмәс өчен, көнне төнгә ялгап колхозда хезмәт куя.

Яшьли ятим калган, кайгы-хәсрәтләрне дә күп кичерергә туры килгән кыз, барлык яшьтәшләре кебек, колхозда иң авыр эшләрне башкара, 1947-1952 елларда торф чыгару эшләрендә катнаша. Тормышка чыга, ире Исхак Хәмитгата улы белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бөтен көчләрен колхоз производствосында эшләүгә бирәләр.

– Без ул чакта авырлыклар турында уйламадык та, яхшы тормыш киләсенә ышанып, фидакарь хезмәт куйдык. Аллага шөкер, бүген яхшы тормышта яшибез, – дип искә ала Зәкия Кыяметдин кызы.

Әбекәй улы Рәис һәм килене Фидания тәрбиясендә, 11 оныгына һәм күпсанлы оныкчыгына куанып, ире белән бергә яшәгән, балалары үсеп, канат ярган нигезендә бәхетле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев