Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сугыш чоры балалары

Колхоз кырында хезмәт итеп, Җиңүне якынайта

Район финанс системасы ветераны Галина Перепеловага 90 яшь тулды.

Галина Васильевнаның хезмәт биографиясен тулы хокукы белән мактауга лаек дип бәяләргә мөмкин.
Аның математикага омтылышын күреп, әнисе Наталья Жаркова, сугыш елларында ике кыз баланы ирсез, ялгызына гына үстерергә туры килсә дә, һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Сарык йоныннан свитерлар бәйли һәм аларны сатудан кергән акчага кызларының өс-башларын булдыра. Кышкы салкын көннәрдә Галина мәктәпкә әнисенең киез итекләрен киеп йөри. Ананың тырышлыгы бушка китми.
Уналты яшьлек Галяны Аксубайда ачылган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына (КБО) кассир итеп алалар.
Кыз сөенеп туя алмый. Ул ун яшеннән бил бөккән Киров колхозындагы авыр эштән туйган була инде. Җәен алар дус кызлары белән кырда печән җыялар, көзен урак белән икмәк уралар, көлтәләр бәйләп, алга таба сугу өчен эскертләргә өяләр. Кызлар үзләренең тырышлыклары белән Җиңүне якынайтканнарын аңлыйлар.
Галина кассир булып озак эшләми. Аның эшкә мөнәсәбәтен күргәч, кызны предприятиенең баш хисапчы урынбасары итеп күчерәләр.
1954 елда Галина Жаркова сөйгән егетен очрата һәм язмышын аның белән бәйли. Василий хатынына алга таба укырга керергә тәкъдим иткәндә, ир белән хатынның инде ике баласы була. Ике ел читтән торып белем алган Кинешма икътисад техникумы дипломы белән Галина район финанс бүлегендә икътисадчы булып эшли башлый.
Озакламый район финанс бүлеге коллективы аның хезмәткә сәләтен һәм оешканлыгын лаеклы бәяли.
«Водстрой» ПМКга квалификацияле бухгалтер кирәк булгач, Галина Васильевна әлеге оешма администрациясе үтенечен дә кире какмый. Бу оешмада да ул үзен үз эшен белгән белгеч итеп күрсәтә.
Аның һөнәри осталыгы дәрәҗәсен һәм вазифаи бурычларга шундый ук мөнәсәбәтен белеп, «Сельхозтехника» район берләшмәсе җитәкчесе Залаков Галина Перепеловадан оешманың махсус бүлекчәсе бухгалтериясен җитәкләвен сорый. Бу юлы да Галина Васильевна каршы килми. «Сельхозтехника»ның йөзләгән эшчеләренең иминлеге аның адымына бәйле булуын белә.
Берләшмә эшчәнлеген туктаткач, район финанс бүлегенә әйләнеп кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы анда баш хисапчы булып эшли.
Юбиляр кайда гына, нинди генә вазыйфада хезмәт куймасын, аны тыйнак, ышанычлы кеше һәм профессионал буларак белгәннәр.
Ирле-хатынлы Перепеловлар 59 ел бергә иңгә-иң куеп гомер кичергәннәр! Тугыз ел элек Василий Иванович вафат булган.
– Мин эшемдә дә, гаиләмдә дә бәхетле идем, – диде юбиляр, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакировның котлауларын кабул итеп. – Чыннан да, сине иң якын кешең аңлаганда гына син бәхетле була аласың. Василий тормышымның беренче көннәреннән үк мине шундый кайгыртучанлык белән әйләндереп алды ки, бу турыда хәтта хыялланырга гына мөмкин. Гомеренең ахырына кадәр ул миңа карата шундый мөнәсәбәттә булды. Ә бүген мин кызым, мәгариф ветераны Ольга һәм киявем, нефть тармагы ветераны Александр Ишмаевлар гаиләсендә бәхетле. Мин оҗмахта яшим дип әйтә алам. Минем турыда кызым белән киявем, улым Сергей һәм киленем, оныгым Дмитрий һәм аның тормыш иптәше кайгырталар, оныкларым һәм оныкчыкларым яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев