Киләчәкнең якты булуына ышаныч белән яшәгәннәр
Киса авылында яшәүче Агафон Сулейманкин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ветеранның бөтен гомере туып-үскән авылында уза. Ул Сулейманкиннар гаиләсендә 1932 елда дүртенче малай булып дөньяга килә. Өч елдан соң әтисе вафат була. Әниләре дүрт улын ялгызы тәрбияләп үстерә. Бөек Ватан сугышы башланганда малайга тугыз яшь була, авылның бөтен ир-егете дошманга каршы көрәшкә китә. Әле кичә генә бернинди кайгы-хәсрәтсез йөгереп уйнап йөргән авыл баласы өчен авыр хезмәтле тормыш башлана.
– Авылда атлар җитмәде, без үгезләр җигеп җир сукаладык, тырмаладык, – дип хәтерен яңартты ветеран. – Хайваннар тыңламый, аларны буйсындыру бик авыр иде. Ул елларда без киләчәк якты һәм бәхетле булыр дигән ышаныч белән яшәдек һәм кулдан килгәнчә фидакарь хезмәт куярга тырыштык. Бүген, шөкер, тормышларыбыз әйбәт, табыннар мул.
Авыл балаларына нинди генә авыр эшләр башкарырга туры килми – басуда да бил бөгәләр, колхоз сарыкларын да карыйлар. Көтүгә бүреләр һөҗүм иткән чаклар да еш була. Сугыш чоры балаларына авыр сынауларны үз җилкәләрендә татырга туры килә. Чөнки ул вакытта барлык авыл хуҗалыгы эшләре хатын-кызлар һәм буыннары да ныгып җитмәгән балаларга төшә.
Сугыштан соң Агафон Григорьевич дүрт ел Одессада Кара диңгез флотында хезмәт итә. Хезмәт итеп кайткач, туган колхозында эшли, гаилә кора. Тормыш иптәше Полина Николаевна белән өч ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Ә бүген бабайның биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. 16 ел элек ветеран тол калган. Бүген олы улы гаиләсендә яши. Тормышы матур, тыныч, аның турында кайгырталар, кадер-хөрмәт күрсәтәләр.
– Безнең әти тик тора торган кеше түгел ,– диләр уллары. – Кыш буе ишегалдында кар чистартты, хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итә.
Агафон Григорьевич – әйләнә-тирәдәгеләргә битараф булмаган кеше. Ул бүгенге көндә дөньяда, илдә барган вакыйгаларны күзәтә, бик борчыла.
Юбилей көнендә ветеранның йортында бөтен гаиләсе, туганнары җыелды, алар кадерле кешеләрен 90 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котладылар. Юбиляр рәсми кунаклар исеменнән дә котлаулар кабул итте.
– Хөрмәтле Агафон Григорьевич, сезгә ил өчен авыр елларда көнне-төнгә ялгап амый-талмый куйган фидакарь хезмәтегез, район үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев. – Сезнең буын – тыл һәм хезмәт батырлары буыны, чыннан да, сез матур һәм мул тормышка лаек. Юбилеегыз белән сезне! Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек һәм бәхет телим. Район башкарма комитеты җитәкчесе ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын ирештерде һәм бүләк тапшырды.
Сулейманкиннар гаиләсе башлыгын юбилее белән Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров та җылы котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев