Хәтта авыр вакытта да тормышка сөенеп яши белгәннәр
Кече Сөнчәле авылында яшәүче Елизавета Уканеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу авыл үзенең борынгы җырлары, гореф-гадәтләре белән дан тота. Биредә буыннар бәйләнеше – ата-бабаларыбызның мәдәни кыйммәтләре бүгенге көнгә кадәр яши. Елизавета Уканеева – халык традицияләрен йөртүче кешеләрнең берсе. Ул бүген дә бик күп халык җырларын хәтерли, күңеле тантана иткәндә аларны башкара.
Ветеранга гомер иткән елларда күпне күрергә туры килә. Иң авыр вакыт кайчан иде, дигән сорауга ул, болай дип җавап бирде:
– Сугыш еллары – иң кыен, ач вакыт булды. Гаиләдә 11 бала идек. Әтине Казанга оборона заводына эшкә җибәрделәр, бу вакытта өч абый фронтта иде. Ә без, кечкенәдән басуда эшләдек, утау утадык, үгезләр җигеп уңыш ташыдык, дип сөйләде ветеран. – Без үзебезне өлкәннәр дип санадык, фронтка ярдәм итәргә кирәклеген белдек һәм бөтен көчне эшкә бирдек.
Елизавета Ивановна Нурлат районының Вишневая Поляна авылында туып-үсә. Ул авыл халкының ачлыктан ничек котылуын хәтерли. Кыш көне көзен җыеп алган бәрәңге базда туңып, фронтка җибәрү өчен яраксызга әйләнә. Бу елны авылда бик күп халык ачлыктан үлә. Елизавета Ивановнаның гаиләсе туңган бәрәңге ярдәмендә исән кала. Ә яз җитү белән үлән ярдәмгә килә.
Сугыш вакытында фронтовиклар өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр. Елизавета Ивановна кул эшләре белән шөгыльләнә, беркайчан да эшсез утырмый, бу гадәт аңа гомер буе юлдаш була.
Елизавета Ивановнаның гаиләсенә бәхет елмая – абыйлары көтеп алынган Жиңүдән соң өйләренә әйләнеп кайталар. Әтисе яраланып, әмма исән килеш кайта, гаилә тыныч тормыш белән яши башлый.
– Тормыш авыр иде, әмма без төшенкелеккә бирелмәдек, – ди
юбиляр. – Буш вакыт булуга, җырлап-биеп үз күңелебезне үзебез ачтык.
Мамык хастаханәсенә санитарка булып урнашканда, аңа 20 яшь була. Биредә ул үзенең булачак тормыш иптәшен очрата. Диңгез флотында су асты көймәсендә хезмәт итеп кайткан Михаил Уканеев аны үз авылына – Кече Сөнчәлегә алып кайта. Кайнанасы белән тату яши, йорт салалар, бер-бер артлы биш уллары туа. Ире белән 45 ел тату гомер кичерәләр. Ул авылда бик хөрмәтле, сабыр кеше булган, тракторчы булып эшләгән, гел алдынгылар сафында булган. Ул кайгыртучан әти, балалары өчен гаилә тормышында да, эштә дә үрнәк булып торган. Еллар узгач, уллары да шундый ук тату гаиләләр корганнар, аларда мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрә. Елизавета Ивановнаның 10 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Ул балалары канат ярып, буй җиткән йортта яши, уллары үз гаиләләренә чакырсалар да, ул төп нигезне ташлап китәргә теләми. Күршедә генә кече улы Валерий, җирле мәдәният учагы җитәкчесе булып эшләүче килене Вера яши, алар даими рәвештә әбекәйнең хәлен белеп, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп торалар.
Бәйрәм итү вакытында хор җырлавы өйне тулыландырды: яраткан җырларны тантана сәбәпчесе, аның уллары, килене башкарды – ә бу шундый дулкынландыргыч, матур һәм кабатланмас булды.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җылы котлады. Ул РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, район исеменнән бүләкләр тапшырды. Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова юбилярны ихлас котлап, аңа бәхет һәм озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев