Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Юбиляр ил-көннәребезгә тынычлык теләп дога кыла

Түбән Татар Майнасы авылында гомер кичерүче Фәүзия Хәсәновага 95 яшь тулды

Бәйрәм иртәсе аның өчен шатлыклы вакыйгалардан башланды. Хәсәновлар йортына әниләрен, әбиләрен, дәү әниләрен күркәм юбилее белән котлар өчен шәһәрләрдән балалары, онык-оныкчыклары кайтты.

Фәүзия Закир кызы – авылда хөрмәтле кеше, ул һәр көнне үзенең якыннары өчен генә түгел, дөньядагы бөтен кеше өчен Аллаһы Тәгаләдән тынычлык һәм иминлек теләп дога кылучы ак әби.

– Тормышым җиңелләрдән булмады, мин дә шулай ук сугыш чоры балалары буыныннан. Ир-атлар фронтка киткәч, бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төште. Атлар җигеп кырдан ындыр табагына ашлык ташыдык. Кышын үгез җигеп утын әзерләдек, – дип искә ала юбиляр. – Без күргән авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны беркемгә дә күрергә язмасын.

Фәүзия гаиләдә өлкән бала була, энесен һәм сеңлесен тәрбияләшергә булыша. Башлангыч мәктәпне генә тәмамлый ала – әтисенең авыру булуы сәбәпле, иртә яшьтән колхозда эшли башлый, фермада сарыклар карый.

1949 елда Фәүзия авылдашы Мөхлисуллага кияүгә чыга. Алар 61 ел бергә гомер иткәннәр, җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Иренең сеңлесе Хәнифә 64 ел алар белән бер түбә астында яшәгән.

Тыл ветераны улы Рәфис һәм килене Резидә тәрбиясендә гомер кичерә. Улы гомере буена колхозда эшләгән, килене Түбән Татар Майнасы мәктәбендә математика укыткан, директор урынбасары булып та эшләгән.

Бәйрәм табыны артында җыелышкан якыннары әниләренең, әбиләренең изге күңелле кеше булуын билгеләп үттеләр. Киленнәрен дә ул үз баласыдай күрә. Якыннары аның озын гомерле булуының серен нәкъ менә аның холкында һәм эш сөючәнлегендә күрәләр. Әлбәттә инде, улы белән килененең тиешенчә кайгырту, тәрбия күрсәтүе дә.

Ә Фәүзия Закир кызы улы һәм килененә рәхмәт укып туя алмый. Хәсәновлар йорты кунакчыл йорт. Моны бәйрәм сәбәпчесен тәбрикләргә килгән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина да билгеләп үттеләр.

Алар юбилярга Ил башлыгы Владимира Путинның һәм район башлыгының котлауларын ирештерделәр.

– Район иминлеге өчен куйган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең өлешкә бик күп сынаулар төште, тик сез барысына да түзгәнсез, тормышны ярату һәм рух ныклыгы үрнәге булып торасыз. Озак һәм бәхетле яшәгез, – дип теләде Илдар Ислямов.

– Безнең җирлек территориясендә сезнең гаилә төп гаилә кыйммәтләре – өлкәннәрне хөрмәт итү һәм алар турында кайгырту, хезмәт сөючәнлек һәм бердәмлек үрнәге булып тора. Фәүзия Закир кызының бүген дә сезнең оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз өчен төп кеше булып калуына чиксез шатмын. Югыйсә бу өстәл артында шулкадәр кунак җыелмас иде, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Энҗе Хөснуллина.

Әбекәйне авыл ветераннар советы рәисе Госман Гафиятуллин да җылы тәбрикләде. Ул юбилярның сәламәтлеге өчен дога укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев