Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Язын ветеран – үсентеләр, ә көзен уңыш өләшә

95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Валентина Безруковага, хисап хезмәткәре буларак, төрле өлкәләрдә хезмәт куярга туры килә.

Шул исәптән социаль яклау системасында, ронода һәм мәктәптә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан ул район үзәгенең коммуналь хуҗалыгында биш ел эшли. Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән яшьлеге генә түгел, бала чагы да аның күңелендә тирән эз калдырган. 1931 елда, колхозлар оештыру чорында, гаиләне кулак дип табып Уралга озатканда, Валентина әле бала гына була. Моңа хуҗалыгында сыер, ат һәм сарык асраучы гаиләнең хәлле дип табылуы сәбәп була.

Уралда гаилә Серов поселогында туктала. 1941нче елда әтиләрен Бөек Ватан сугышы фронтына алалар. Бер елдан соң «кара кәгазе» килә. Валентинага алты чакрым юл үтеп мәктәпкә йөрергә туры килә. Кызның мондый тырышлык күрсәтүе юкка булмый. Аның математик сәләте алдагы тормышында кирәк булып чыга. Сугыштан соң Валя әнисе һәм сеңлесе Галя белән туган якларына – Түбән Баланда авылына әйләнеп кайталар. Монда туганнары, якыннары була. Бу гына анага көч биреп, яшәргә теләк уята. Ул ул вакытта «Искра» дип аталган колхозда эшли башлый.

Үсмер Валентина да колхозда төрле эшләр башкара. Булачак ире Владимир белән очрашкач, егетнең сөйкемлелегенә каршы тора алмый. Туйдан соң Валентина ире янына Аксубайга күченә. Тормыш иптәшенең вафатыннан алып утыз ел үтеп киткән. Бу еллар эчендә юбилярның бердәнбер кызы Любовь һәм оныгы Николайның гаиләсе ана өчен терәк булып тора.

Юбилей көнендә кунаклар ветеранның ишеген иртәдән үк шакый башладылар. Табигатьтән бирелгән ачык йөзле һәм ярдәмчел әбекәй үзе яшәгән Демьян Бедный урамында хөрмәтле кеше.

– Яз башында Валя түти – артып калган помидор үсентеләрен, ә көзен уңыш өләшә, – диләр аның турында күршеләре. – Ул һәрвакыт һәвәскәр бакчачы булды.

Район хакимияте һәм бистә вәкилләре Илшат Заһидуллин белән Алмаз Бакиров та кунакларның күплегенә гаҗәпләнделәр. Ветеранны истәлекле вакыйга белән котлап, аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгы урынбасары кунаклар катнашында Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде.

– Сезгә биш елдан соң гасырлык юбилеегызны билгеләп үтүегезне телим, – дигән теләген җиткерде тантана сәбәпчесенә Илшат Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев