Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Ятим балаларга әниләрен алыштырган

Татар Сөнчәлесе авылыннан Минзифа Сафина – ятим балаларга ана мәхәббәтен һәм назын биргән.

Минзифа Ислам кызы турында аның гаиләсе, туганнары һәм авылдашлары сөйләде.

Һәм моңа барлык нигезләр дә бар. Ерак 1981 елда ул үз язмышын өч бала белән тол калган Габдулла Шиһап улы белән бәйли. Һәм Яңа Кармәт авылыннан Татар Сөнчәлесенә урын өстендә яткан әнисе белән бергә күчеп килә.

– Ул мине һәм балаларымны коткарды, ятимнәремә әниләрен алыштырды, – дип күз яшьләрен сөртте гаилә башлыгы. – Беренче көннән балаларны мәхәббәт һәм кайгырту белән чолгап алды. Балалар да аны яраттылар. Без аның белән таныш түел идек, бардык, ярәштек һәм алып кайттык. Безгә шундый шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кешене биргәне өчен мин Ходай Тәгаләгә шөкер ана кылам.

– Унбер яшемдә әнием вафат булгач, аны көтүдә яшен сугып үтерде, – дип искә алды кызы Фирдания. – Әнине бик сагындык, аны кемдер алыштыра алыр дип уйламадык та. Әмма безнең бәхетебезгә безнең өйгә икенче әниебез килде һәм безнең иң якын кешебезгә әйләнде.

Авылда Минзифа әбине риясыз һәм игелекле кеше диләр. Бу хакта юбилярны котларга килгән педагогика ветераны Фәридә Миншакир кызы Мифтахова сөйләде. Юбилярны ул Александр Солженицинның “Матренин двор” әсәре героена тиңләде. Чөнки Минзифа Ислам кызы чит балаларга мәхәббәт бүләк итеп кенә калмаган, ул ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемне, күршеләрен, туганнарын үзенә тартып тора, аларны үзенең йөрәге, шәфкате белән җылыта. Себердә яшәүче олы кызының кайтуын түземсезлек белән көтә. Оныклары Илфат өйләнгәч, аларның тормышы яңа мәгънәгә ия була – әби белән бабай яңа өйләнешүчеләрне үзләренә алып, балаларын тәрбияләргә булышалар.

– Чын йөрәктән яратмасаң, хәтта үз балаңа да мәхәббәтеңне бирә алмыйсың, – дип билгеләп үтте Минзифа Ислам кызын юбилее белән котлап, район башлыгы Камил Гилманов. – Сез – олы йөрәкле кеше. Ятим балаларга күрсәткән игелегегез үзегезгә мең мәртәбә булып әйләнеп кайтсын. Сез чын ана була алгансыз һәм бүген балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезнең өчен таяныч.

Минзифа Ислам кызы искиткеч тыйнак кеше, ул өч ятим баланың йөрәген ничек яулап алуы, аларга әниләрен алмаштыруы, бу авыр йөкне курыкмыйча үз өстенә ничек алуы турында сөйләмәде. Совхозда төрле эшләрдә эшләве, күбрәк вакытны балалар белән уздыру өчен бөтен эшне ничек башкарып өлгерергә тырышканлыгы турында да бер сүз дә әйтмәде. Әбекәй бары бәхетле тормышта яшәве өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыды.

– Балалар әни генә дип торалар, бик ихтирам итәләр, яраталар, – ди юбиляр. – Ә кыенлыклар һәрвакыт бар инде ул, иң мөһиме – алардан курыкмаска, ә аларны җиңә белергә һәм якыннарыңны яратырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев