Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Гомеренең өчтән бер өлешен авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүдә ярдәм итә

Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, утыз ел Шәмсенур Ситдыйкова Яңа Үзи амбулаториясендә санитарка булып эшли.

Иртән тантана сәбәпчесен юбилее белән тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде. Юбилярга чәчәк бәйләме һәм район башлыгы бүләген тапшырып, ул Шәмсенур Агъләми кызына Республика Рәисенең һәм Россия Президенты Владимир Путинның җылы котлау сүзләре язылган хатларын тапшырды. Авылдашын күркәм бәйрәме белән тәбрик итәргә җирлек башлыгы Илсур Мәхмүтов та бүләк белән килде. Әбекәй дулкынланудан күз яшьләрен яшерә алмады...

Эштә җаваплы һәм пөхтә Шәмсенур Агъләми кызы авыл фельдшерының ышанычлы ярдәмчесе була. Аның хезмәт бурычларына медицина пунктын чисталыкта тоту гына керми, санитарка анда җылылык өчен дә җаваплы була. Алты бала анасы кыш көне иртәнге сәгать дүрттә амбулаториягә мичне ягып җылыту өчен ашыга. Иртәнге сәгать сигездә фельдшер пациентларны җылы бүлмәдә кабул итә инде.

Утынны да үзләренә әзерләргә туры килә.

Юбиляр бүгенге көндә гомер кичергән улы Рәүф, үзләре дә бала гына булган абыйлары белән әтиләренә амбулатория өчен урманда утын әзерләргә ярдәм иткәннәрен искә төшереп сөйләде.

Юбилярның 52 ел иңгә-иң куеп, дус-тату булып яшәгән ире Госман Миангир улы 16 ел элек вафат булган. Ситдыйковлар өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Туган авылында бары тик Рәүф Госман улы гына яшәп калган. Юбилейда туган-тумачалары билгеләп үткәнчә, ул бар эшкә дә оста, уңган гаилә башлыгы.

Әни кеше улының гаиләсендә барлык уңайлыклары булган иркен, зур йортта кадер-хөрмәттә яши.

– Сугыш чоры баласы булган әнием үз өлешенә туры килгән барлык авырлыкларны да кичерде, салкынын да, ачлык-ялангачлыгын да, – дип сөйли Рәүф Госман улы. – Без дә, балаларыбыз да моны истә тотарга һәм аның һәр туган көне яшәү шатлыгы белән тулсын өчен, бөтен көчебезне, тырышлыгыбызны куярга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев