Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Гомерен туган авылына багышлаган

Иске Ибрай авылыннан Рәшидә Идрисовага 90 яшь тулды.

Рәшидә Хафиз кызының бөтен гомере туган авылында узган. Ул шушы авылда туып-үскән, кияүгә чыккан, балалар тәрбияләп үстергән, оныкларын карашкан.

Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисен фронтка алалар. Рәшидә гаиләдә өлкән кыз була, шуңа күрә әнисенә ярдәм итү өчен аңа мәктәпне калдырырга туры килә. Үзен аямыйча хезмәт куя – кырда да, ындыр табагында да хезмәт куя. Гаиләгә әтиләрен бик озак көтәргә туры килә – ул әсирлеккә эләгә һәм сугыштан соң җиде ел буе җәза срогын үти. Бу вакытка балалары да үсеп җитә.

Илленче елларда Рәшидә Хафиз кызы кияүгә чыга. Алар Нурхәмәт Мөдәрис улы белән ике ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.

Ул гомере буе колхозда эшләгән, озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган. Тормыш иптәше ферма мөдире, бригадир була. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, оныкларының уңышларына, оныкчыкларының дөньяга килүенә сөенеп яшиләр. Алты онык, 13 оныкчык – Идрисовлар нәсел дәвам итүчеләр. 2000 елда Рәшидә Хафиз кызы тол калган. Бүген ул кызы тәрбиясендә, якыннарының кайгыртуын тоеп гомер кичерә.

Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде.

Ул ветеранга озак еллык намуслы хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Хөрмәтле Рәшидә Хафиз кызы, район җитәкчелеге исеменнән Сезне чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән котлыйм! – диде ул. – Сезнең хезмәт, тормыш юлыгыз фидакарьлек үрнәге булып тора. Сезгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек телим! Якыннарыгызны сөендереп, тагын озак еллар яшәргә язсын!

Район вәкиле Ил башлыгы Владимир Путинның Котлау телеграммасын укыды, гөлләмә, бүләкләр тапшырды.

Авылдашын Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов та җылы котлады, сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев