Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Гаиләң булу – чын бәхет ул

24 ел элек Вилдан Хәкимуллинның тормышы яхшы якка үзгәрә – ул Сәлахетдиновлар гаиләсендә яши башлый, ул алар өчен әти дә, бабай да була.

Без Азат поселогына юбилярның 90 яшьлек юбилеена барганда, Вилдан Хәкимулла улы өчен тантананың шулкадәр җылы һәм күңелле булуын күз алдына да китермәгән идек.

Безнең районга юбиляр узган гасырның 90нчы елларында Федоровка интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы буларак, Биектау районыннан килгән.

– Ул вакытта интернат-йортта минем бертуган энем эшли иде, ул бабай белән дуслашкан, алар икәүләп безгә еш кына кунакка килә башладылар. Бездә чираттагы яллардан соң ул бөтенләйгә калырга сорады, – дип искә алды Марат Сәлахетдинов.

– Шушы еллар эчендә ул безнең өчен иң кадерле кешегә әйләнде, ирем белән безне «кызым» һәм «улым» дип йөртә, балаларыбызны үзенең оныклары дип саный, – дип сүзгә кушылды өй хуҗабикәсе Ландыш. – Әти-әниләребезнең вафатыннан соң ул безнең өчен тагын да якынрак кешегә әйләнде. Оныкларыбызны да үзенеке кебек күрә. Без әти-әниләрдән аерым яшәдек һәм безгә картлык көндә аларны карау насыйп булмады. Шуңа күрә язмыш кушкандыр инде, кемгәдер гаилә җылысы бүләк итүне үзебезнең бурычыбыз дип санадык.

Вилдан Хәкимулла улы Сәлахетдиновлар гаиләсенә килгәнчегә кадәрге тормышын искә алмый, аның өчен тормыш чиста биттән башланган. Ул шунда ук алты яшьлек Миләүшә һәм ун яшьлек Радик өчен яраткан бабай була. Ә хәзер ул аларның балалары өчен яраткан дәү әти.

Сәлахетдиновлар бабайга хуҗалык эшләрен ышанып тапшыргач, аның ничек шатланганын искә алдылар. Ул бар эшкә дә оста була. Каралты-кураларны да, койманы да төзәтә, йорттагы мал-туар белән дә бик тиз дуслаша, печәнен дә чаба.

Юбилейга килгән күршесе Сәлахетдиновлар гаиләсе турында – зур йөрәкле кешеләр, дип сөйләде. Хәзер исә алар үзләре өчен якын кешегә әверелгән, әмма колаклары начар ишеткән, күзләре начар күргән, өйдә чак хәрәкәтләнгән бабакайны бала караган кебек тәрбиялиләр,

кашыктан ашаталар, мунчага күтәреп барып юындыралар. Җирле халык өчен Вилдан Хәкимулла улының юбилее шулай ук мөһим тантана, алар анны авылдашлары күк кабул итәләр. Гаиләнең барлык әгъзаларының игелекле мөнәсәбәте, кадерхөрмәт күрсәтүе аркасында гына аның бүген юбилеен үз аягында, якты, җылы өйдә каршы алуын билгеләп үтәләр.

Юбилей көнне бабакайны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров җылы котладылар. Алар юбилярга сәламәтлек һәм Сәлахетдиновларның зур гаиләсенә иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев