Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Федоровка интернат-йортында юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Иске Мокшино авылыннан булган Николай Портнов бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Безнең районда яшәүчеләр Россия Президенты Владимир Путиннан адреслы котлау телеграммалары алуны дәвам итә.

Николай Портнов язмышы кушуы буенча бүген Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. Юбилярны котларга район башлыгы Камил Гилманов килде. Ул, Николай Аверьяновичны истәлекле туган көне белән ихлас күңелдән тәбрикләде һәм, сугыш чоры балаларына һәм яшүсмерләргә ачлыкны да, ялангачлыкны да үз җилкәләрендә кичерергә туры килгән, алар өлкәннәр белән беррәттән кырда да, урман әзерләүдә дә, торф чыгаруда да эшләгәннәр, дип билгеләп үтеп, аңа рәхмәт сүзләре җиткерде.

Николай Портновның да бала чагы һәм яшьлек еллары авыр чорга туры килә. Әмма бу аның холкын чыныктырган гына. Буыннары да ныгып җитмәгән килеш совхозда эшләргә дә өлгергән, җирдә хезмәт куюның беренче тәҗрибәсен шунда алган. Ә аннары фермерлык белән шөгыльләнә башлый – басуларны үз техникасы белән эшкәрткән, чәчкән, мал асраган.

– Барысын да кичерергә туры килде. Безнең турында кайгыртканыгыз, картларны онытмавыгыз өчен рәхмәт, – диде юбиляр.

Тантана сәюәпчесен интернат-йортның бердәм гаиләсе дә җылы котлады. Директор Надежда Никитина коллектив һәм биредә яшәүчеләр исеменнән Николай Аверьяновичка сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев