Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Буыннарны бәйләүче звено

Сөнчәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Николай Григорьевич Удиковның 95 яшендә дә акылы камил, хәтере яхшы.

Ул, элеккеге кебек үк, кунакларны йорт капкасы янында каршы алды. Ветеранны олуг юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова килделәр. Аларның игътибары өлкән кешене шактый дулкынландырды. Әмма ул барысы белән дә уртак тел табып, үз тормышы тарихы белән уртаклашты.

Сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы вакыйгалар аның хәтеренә нык сеңеп калган. Николай Григорьевич хәзер дә фронтка киткән сөнчәлеләрне хәтерли. Ул сугыштан Бөек Җиңү турындагы шатлыклы хәбәр белән кайтучыларның исемнәрен дә онытмаган.

– Сөнчәледән чыккан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлекләрен торгызганда, Николай Григорьевичның истәлекләре бик файдалы булды, – дип уртаклашты җирлек башлыгы Ирина Крайнова. – Аның кебек кешеләрнең биографияләре нигезендә китаплар язарга һәм документаль фильмнар төшерергә була.

Үз гомерендә күпне күрергә туры килгән хезмәтчән сәламәтлегеннән зарланмый. 95 ел эчендә аның медицина картасында авыру турында бер генә язма да юк диярлек.

– Сугыш башланганда мин әле яшь идем, фронтка китәргә теләдем, әмма мине алмадылар. – «Син ябык. Монда, туган якта күбрәк файда китерерсең», диделәр, – дип искә алды Николай Григорьевич.

Аның хатыны ун ел элек вафат булган. Удиковлар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да бүген төрле өлкәләрдә хезмәт куялар һәм янәшәдә, күршедә генә яшиләр. Улы Петр әтисе белән бер йортта яши. Балаларының ярдәм итүенә карамастан, ветеран йорт хуҗалыгын беркемгә дә ышандырмый. Атларга мөнәсәбәте аерым аның. Яшьтән үк атлар яраткан. Николай Григорьевич совхозда ат караучы булып эшләгән. Хәзер дә Удиковларның атлары бар, аны хуҗасы үзе генә карый.

– Мондый кешеләр булганда, без сугыш еллары тарихы турында беләбез һәм хәтерлибез. Сез – безнең буыннарны тоташтыручы звено, – диде Илшат Заһидуллин. – Ходай кушса, без сезне йөз яшьлек юбилеегыз белән дә котларга килербез әле. 90 һәм 95 яшьлек юбилейлардагы кебек, Сез безне кабат үз аягыгызда, ныклы хәтер белән каршы алырсыз дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев