Бер стакан он өчен эшләгәннәр
Тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Елена Петровна Артемьева – Федоровка поселогында иң өлкән кеше. Авыл халкы тыл ветеранына хөрмәт белән карый. Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз иңендә лаеклы кичереп, ул алар өчен хезмәт сөючәнлек һәм фидакарьлек үрнәге булып тора.
Елена Петровна өчен бу истәлекле көндә кызлары, оныклары, күршеләре һәм авылдашлары җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров тантана сәбәпчесенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде һәм район исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
– Елена Петровна, Сез өлкәннәр белән бертигез эшләп, сугышның барлык авырлыкларын кичергән буын вәкиле, – диде Сергей Александров. – Сугыштан соң да халык хуҗалыгын торгызу өчен көнне-төнгә ялгап эшләгәнсез. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим.
Хезмәт ветеранын юбилее белән Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров җылы тәбрикләде, тантана сәбәпчесенә күчтәнәчләр тапшырды.
Елена Петровна үзен озын гомер белән бүләкләгәне өчен Ходайга рәхмәт укый. Әтисе сугышка киткәч, әнисе алты бала белән кала. Бер елдан Еленаның өлкән абыйсын да фронтка җибәрәләр. Кайгылы хәбәр озак көттерми – әтисе дә, абыйсы да яу кырында ятып калалар.
Гаилә өчен тагын да авыррак вакытлар башлана. Мәктәптә укуны дәвам итү мөмкинлеге булмау аркасында, өлкәнрәк балалар колхозда эшли башлый.
– Көненә бер кешегә бер стакан он бирәләр иде. Без өчәү эшләдек, – дип сөйли ветеран. – Әни кычыткан шулпасына бераз он бутый иде. Шул безне ачлыктан алып калды да инде. Сарыкларны бүреләр ашады. Әби белән бабайның исән булуы да безне үлемнән коткарып калды. Бабай, олы яшьтә булуына кармастан, безгә ярдәм итү өчен колхозда төрле эшләрдә эшләде. Җыеп алынган бөтен уңыш, киптерелгән бәрәңге, ит һәм хуҗалыкта җитештерелгән башка азык-төлек фронтка озатылды.
Сугыштан соң Елена Иваново өлкәсендә торф эшкәртүдә дә эшләргә өлгерә. 1951 елда ул авылдашы Николай Маркинга кияүгә чыга. Гаиләдә өч кыз дөньяга килә, әмма өлкәне сабый чагында вафат була. Ир белән хатын ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә гомер буена колхозда эшлиләр.
2000 елдан бирле, ире вафатыннан соң, әбекәй ялгызы яши. Картлыкка бирешмәскә тырыша, хәтта ашарга да үзе әзерли. Ветеранга хуҗалык эшләрендә социаль хезмәткәр Раиса Горбунова ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев