Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Басуга эшкә балаларын кул арбасына утыртып алып йөргәннәр

Яңа Ибрай авылыннан Җамалиева Хатимә Кыям кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хатимәнең әтисе колхозлашу чорында вафат була, әнисе ике бәләкәй бала белән кала. Тормыш авырлыкларын кечкенәдән аттай җигелеп тартырга туры килә кызга. Ун яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли, өч ел торф чыгарырга бара.

–Гомерем хезмәттә үтте, алны-ялны белми эшләдек. Тормышка чыккач, балаларны үстергән вакытта да җиңел булмады, ике баламны арба тартып үзем белән кырга алып барганымны әле дә хәтерлим. Мин генә түгел, ул вакытта күбесе шулай эшләп йөрде, –дип искә алып сөйләде Хатимә әби. – Ирем бар эшкә дә оста иде, гаилә, балалар өчен җан атты, шулай әкрен генә тормышлар җайланып, җиңеләеп китте. Ирем белән дә бик тату яшәдек.

Тантана сәбәпчесен күркәм юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин район башлыгы Камил Гилманов исеменнән котлау открыткасын укыды, җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде, район иминлеге өчен куйган тырыш хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров Хатимә Кыям кызына авыл җирлеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырып:

–Хатимә апа, улыгыз Хәмит, киленегез Гүзәлия тәрбиясендә, 4 балагызның, 4 оныгыгызның һәм 4 оныкчыгыгызның куанычы булып тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын, безнең буын сездән үрнәк алып, сезгә тиңләшеп үсте, саулык сезне ташламасын, – дигән теләкләрен җиткерде.

Соңгы ике елда әбекәйнең сәламәтлеге бераз какшаса да, ул үзен-үзе йөртә, зиһене камил. Хатимә Кыям кызы үзен зурлап килгән, җылы тәбрикләү сүзләре җиткергән, бүләкләр тапшырган рәсми кунакларга күз яшьләре аша рәхмәт укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев