Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Бары тик ана гына гаилә иминлегенең бәясен белә

Зәйнәп Заһидулла кызы Хөснуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтү өчен автокаладан үзенең туган авылы Кызыл Тауга кайтты.

20 ел инде ул кышны Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүче балаларында чыга. Оныклары, оныкчыклары белән аралашу аңа шатлык китерә. Әмма туган авылы, нигезе барыбер җанга якын, аның үз тарту көче бар.
Чөнки бу авылда аның балачагы һәм яшьлеге үткән, монда ул үзенең мәхәббәте Габделбарыйны очраткан, гаилә корган. Әмма, ни кызганыч, парлы бәхетнең генә гомере кыска була.
–Әти вафат булганда иң өлкән туганыма – унике, миңа дүрт яшь булган, тагын бер энем әти үлгәннән соң дөньяга килгән. Әни кулында алты бала калганбыз, – дип сөйләде юбилярның кызы Гөлфия. – Әни кайчан йоклаган, ашаган, ял иткәндер, әле дә башыма китерә алмыйм, чөнки без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәдек. Әйе, сабый чактан ук әнигә булышып, эшләп үстек. Гектарлаган чөгендер эшкәрттек, өй тулы мал-туар, кош-корт иде. Бар эштә дә әнинең ярдәмчесе булырыга тырыштык.
Зәйнәп Заһидулла кызы 30 ел дәвамында үзенең төп таянычы, ярдәмчесе, киңәшчесе, балалары бәләкәй чакта аларга күз-колак булган каенанасын яхшы сүзләр белән искә алып сөйләде. Ул аңа балаларын аякка бастырырга бик нык ярдәм иткән.
–Әбинең: мәктәптән бер-бер артлы кайтасыз да, әни кайда? – дип сорыйсыз. Югыйсә, ашарга да әзер, чәй дә кайнаган, ә сез барыгыз да әниегезне сорыйсыз, дигән сүзләре әле дә хәтердә, – дип искә алып сөйләде юбилярның кызы.
Әбекәй үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә. Аны истәлекле дата белән котларга кергән күршеләре, Зәйнәп Заһидулла кызының бик йомшак күңелле, игелекле кеше, аралашучан, кунакчыл булуын уртаклаштылар. Ә оныклары яраткан әбиләренең иң игелекле һәм кунакчыл булуын билгеләп үттеләр.
– Сез колхозда көнне төнгә ялгап, фидакарь хезмәт кую өстенә, алты баланы ялгыз күтәрергә үзегездә нинди зур көч тапкансыз! Балаларыгызга лаеклы тәрбия биргәнегез, тормыш авырлыкларын сабырлык белән күтәргәнегез һәм игелекле күңелле кеше булып калганыгыз өчен Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәм сәбәпчесенә аны котларга килгән район башлыгы Камил Гилманов. – Бары тик ана гына гаилә иминлегенең бәясен белә.
Әбекәй колхоз басуларында ничек хезмәт куюын, кышка утын әзерләвен һәм һәрнәрсәдә балаларга үрнәк булырга тырышуын искә төшерде.
– Зәйнәп Заһидулла кызы – авылда хөрмәткә лаек ветеран, – диде авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин. – Аның беркайчан да начар кәефтә булуын хәтерләмим, ул һәрвакыт барысына да шат, барыннан да канәгать, һәрчак елмаеп каршы ала. Бик игелекле, якты йөзле әби, барлык күршеләре дә аның җәй көне авылга кайтуын көтеп алалар.
Бәйрәм өстәле артында юбилярның күршеләре, алыдашлары җыелды, барысы да әбекәйгә сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр. Ә юбиляр тормыш авырлыкларын җиңәргә, балаларын аякка бастырырга, 14 оныгын һәм 19 оныкчыгын күрү бәхетен насыйп иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев