Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сугыш чоры балалары

Балалары лаеклы белем ала алсын өчен тырышкан

Хезмәт ветераны Мария Тимофеевна Романова 90 яшен тутырды.

Ветеранның балалары, оныклары, якыннары өчен бу вакыйга чын бәйрәм булды. Алар аны чын күңелдән яраталар һәм аның исән-сау яшәвенә шатланалар. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова килде. Рәсми кунаклар ветеранга иң изге теләкләрен җиткерделәр, сугыштан соңгы авыр елларда район үсешенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.

Хезмәт ветераны Яңа Чуаш Адәмсуы авылында Наталья һәм Тимофей Финогентовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе үрнәгендә кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.

– Каенанам мәктәптә бер генә сыйныф укыган, – ди килене Галина. – Ул гомере буена укуын дәвам итү мөмкинлеге булмавына үкенде. Әти-әнисенә ярдәм итәргә, үзеннән кече эне-сеңелләрен карашырга кирәк булганга уку мөмкинлеге булмаган аның. Шуңа күрә ул үз балалары лаеклы белем ала алсын өчен тырышкан.

Булачак ире Николай Петрович белән Мария Тимофеевна печән өстендә – Уявта әйлән-бәйлән уйнаганда таныша. 1955 елда алар туй ясыйлар, Романовлар гаиләсенә нигез салына.

Алар бергәләп алты баланы аякка бастыралар. Ә балалары бәхетле әби белән бабайга унҗиде онык бүләк иткәннәр. Мария Тимофеевнага оныкчыкларын күрү бәхете дә елмайган. Алар аның унөчәү.

Юбиляр озак еллар колхозда сыер савучы булып эшләгән. Ире тракторчы да була, терлекчелектә дә эшли. Тормыш иптәше 59 яшендә вафат булган. Менә инде утыз елдан артык әбекәй улы Валерий килене Галина гаиләсе белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев