Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аның хезмәт биографиясе бик бай

Аксубайда яшәүче Уркия Миргалиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәне зур хезмәт һәм тормыш юлы үткән, сугыш чорының барлык сынауларын уз иңе аша уздырган. Уркия Сафин кызы тумышы белән Мөслим районыннан, туган ягында җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Аның хезмәт биографиясе бай – аңа ФЗОда, шахта мәктәбе дә, торф чыгару буенча сезонлы эшләр дә, терлекчелек тә, район комитетында һәм нефтеразведкада җыештыручы эшләре дә кергән.

Ветеран Аксубай районында гаиләсе белән 1960 елдан бирле яши. Ул – безнең районда нефтеразведкага нигез салынган чор һәм коллектив вәкиле. Тормыш иптәшенең вафатыннан соң Уркия Сафин кызы ире белән яшәгән, балалар үстергән өйдә балалары һәм оныкларының даими тәрбиясендә үзе генә яши.

Аның төп таянычы – районда ветеринария буенча иң яхшы белгечләрнең берсе буларак билгеле булган улы Ринат – ул сайлаган һөнәренә 30 елдан артык гомерен биргән. Балалары, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы өчен ул – иң хөрмәтле һәм якын кеше.

Алар аны юбилее белән җылы котладылар, иң изге теләкләренҗиткерделәр. Ветеранны истәлекле туган көне белән котларга районнан рәсми делегация дә килде.

– Хөрмәтле Уркия Сафин кызы, сезне чын күңелдән 95 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез, – дип мөрәҗәгать итте юбилярга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сезгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, алдагы көннәрдә дә якыннарыгызның янәшәсендә булырга язсын.

Ул РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, юбилярга чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Уркия Сафин кызын юбилее белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров та котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев