Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Алты ятим хакына кияүгә чыккан

Зинаида Полоруссова алты балалы тол иргә кияүгә чыга. Беркем дә кияүгә чыгарга тәкъдим ясамаудан түгел, ә милиционер Николай Селивановның хатыны үлгәннән соң, әниләрен югалткан алты баласын кызганганга күрә.

Участковый иртә белән эше буенча районга чыгып китә, ә балалары көне буе үзләре генә торалар. Хәтта аларның иң олысы Владимирга да ундүрт яшь кенә була.

Игелекле Зинаида, мөмкин булганча, кечкенәләргә ана назы бирергә, аларны үзе әзерләгән ризык белән сыйларга тырыша. Әлбәттә, күп балалы әти авылдашының мондый мөнәсәбәтен сизми кала алмый. Ә кулын сорагач, Зинаида сабыйларны үзенең мәхәббәте белән җылытачагына шатлана гына. Шулай була да. Николай Дмитриевичның алты баласы да аның өчен үзенекедәй була. Селивановларның бердәнбер уртак баласы Марина да алты туганын иң якын кешеләре дип саный. Тик ул әтисен генә хәтерләми. Ул бакыйлыкка күчкәндә төпчек кызына бер яшь тә тулмаган була.

Зинаида Ивановна гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшли.

Зинаида Селиванованы 50 яшендә пенсиягә җибәрмиләр – янәсе, аның бер кызы гына бар, алтысы – чит.

Әмма боларның барысы да Зинаида Ивановна сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичергәч була.

1946 елда аны, уналты яшьлек кызны, Мәскәү өлкәсенә пыяла заводына җибәрәләр. Илнең сугыш белән җимерелгән халык хуҗалыгын торгызырга кирәк була.

Заводта эшләү җиңел булмый. Кызлар елга комын бушаталар һәм цехларга ташыйлар, аннан әзер пыяла листларын тәяп озаталар.

Зинаида тизрәк Беловкага әйләнеп кайту турында хыяллана. Ә анда аны көтә торган булалар инде. Тагын өч дус кызы белән бергә аны Мурзихага урман эшкәртергә җибәрәләр. Сезон тәмамлангач, урман кисүче кызлар өйләренә җәяү кайталар. Көн язга авышкан булса да, салкыннар тора, кызлар берничә көннән авылга көч-хәл белән исән-сау кайтып җитәләр.

Ә Иске Тимошкинода МТС (машина-трактор станциясе) төзелеше бара, кызларның кулларына янә пычкы тоттыралар. Бу юлы аларга нигез астына имән агачларын кисәргә туры килә.

Зинаида Ивановнаның бөтен гомере авыр, ир-ат хезмәтен башкарып үтә. Ләкин җиде бала анасы үткәннәргә үкенми.

– Мин күп хезмәт куйганга, теләсә нинди эшкә алынганга күрә бүгенге көндә исән-саудыр инде,– ди ул.

Бүгенге көндә аның улы Саша якты дөньяда юк инде. Геннадий хатыны белән элеккечә туган авылында яши. Кызлары Таня, Роза, Люся, еракта яшәсәләр дә, әниләрен онытмыйлар...

Зинаида Ивановна кызы Марина Посредникова гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Кызы эштә булганда, балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләүче оныгы Ксения әбисенең хәлен белеп тора.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котлап, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның җылы котлауларын, Россия Президенты Владимир Путинның хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов бәйрәм сәбәпчесенә чәчәк бәйләме бүләк итте.

Ветеран Россия Президенты хатын үзе ачты.

– Владимир Владимировичка рәхмәт, – диде ул котлауны укып. – Алла аңа сәламәтлек бирсен.

– 95 яшендә дә әниебезнең зиһене камил, укырга ярата, район газетасының чираттагы санын беренче битеннән соңгысына кадәр бик теләп өйрәнә, хәтта район газетасы журналистларының исемнәрен дә белә, – ди Марина Николаевна. – Һәр җомга иртән хат ташучының килгәнен көтеп утыра.

– Күбрәк хәрәкәт итегез, физик хезмәтне яратыгыз һәм минем кебек озак яшәрсез, – диде Зинаида Ивановна безне озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев