Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Аксубайдан хезмәт ветераны лаеклы картлыгына тормыш авырлыкларын җиңеп килгән

Безнең районда бүгенге көндә дә, беренче карашка бернәрсә белән дә аерылып тормаган, әмма үз биографиясе белән бай булган кешеләр яши.

Аксубайда гомер итүче 87 яшьлек Зинаида Константиновна Инзеровага картлык көнендә лаеклы яшәү өчен нинди генә авырлыкларны кичерергә туры килмәгән.

Зинаида 1935 елда гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе Мария Радионовна һәм Константин Григорьевич Миронкиннар авыл хуҗалыгы тармагында көч куялар, Аксубайда хәзерге Романов урамында яшиләр. Соңрак алар Иске Ильдеряк авылында иске йорт сатып алалар һәм аны район үзәгенең Золин урамына күчереп салалар. Әмма Миронкиннарга яңа өйләрен төзеп бетерергә насыйп булмый – сугыш башлана.

– Өйдә идәннәр юк иде, – дип искә ала Зинаида Константиновна. – Әти шунда ук үз теләге белән фронтка китә. Аның белән бергә ике абыйсы – Василий һәм Порфирий да китәләр. Әни ике белән кала. Миңа – 6, сеңелемә нибары бер яшь була.

Константин Миронкин сугышның беренче көннәрендә икенче формированиенең 238 укчылар дивизиясе 843 укчылар полкы составында сугыша. 1941 елның декабрендә дошман оборонасын өзү буенча барган каты бәрелешләр вакытында Кызыл Армия гаскәрләре зур югалтулар кичерә. Тула өлкәсенең Ботня авылын һөҗүмгә тоткан канкойгыч сугышларда Константин Григорьевич каты яралана һәм госпитальдә вафат була.

Өйдә гаилә башлыгының үлеме турындагы хәбәрне шунда ук алалар. Тик Зинаида әтисе белән ярты гасыр вакыт узгач кына хушлаша алган. Оныклары бабалары җирләнгән урынны эзләп тапканнар һәм әбиләрен һәм аның кече сеңлесе Нинаны туганнар каберлегенә алып барганнар.

Зинаида авыр хезмәтне яшьли татый. Әнисе колхозда эшләгәндә һәр көнне өйдә калып, сеңлесе Нинаны карый, өй эшләрен башкара.

– Әнинең кайтканын көтеп, иртәдән кичкә кадәр тәрәзә төбендә утырганыбызны хәтерлим әле. Тәрәзәләрне каплый идек, өйдә караңгы, курка идек. Кайчакта әби килә иде. Ул бездән ерак түгел генә яши иде, – дип сөйләде Зинаида Константиновна. – Сугыш елларында әни дус хатынының дүрт баласын опекага алды. Аларның әтиләре Михаил Крайнов сугышка китте, ә әниләре авырып үлде. Аларның ашарларына юк, ә безнең сыерыбыз бар иде. Без ачтан бик интекмәдек. Михаил сугыштан кайтты һәм безнең әнигә өйләнде. Никахта тагын өч уртак бала туды. Без бер зур гаилә булып яши башладык. Зинаида сигез сыйныфны тәмамлый. Мәктәптән соң колхозда эшли. Бригадир аны төрле эшләргә җибәрә – басуда да эшли, фермада терлек карый, кукуруз, бодай җыя. Яшелчәләр киптерү заводы төзелешендә катнашканын яхшы хәтерли. 22 яшьтә әти-әнисе аны кияүгә бирә.

– Мин булачак ирем белән таныш түгел идем. Хәтерлим, өйгә чакырдылар, кайтып керсәм, өстәл артында кунаклар утыра, мине ярәшергә килгәннәр. Баш тарта алмадым, безне шулай өйләндерделәр, – дип уртаклашты Зинаида Константиновна. – Бер-беребезгә карашып, иркәләнеп утырырга вакыт булмады. Таң белән торып эшкә киттек, өйгә соң гына кайттык. Менә шулай яшәдек.

Ирле-хатынлы Инзеровлар 64 ел гомер эчендә күпне күрәләр. Иске агач өй урынына, таштан яңасын өлгертәләр. Йорт җиткезүдә балалары да, үзләре эшләгән автомат-дуңгызчылык комплексы да ярдәм итә. Ветеран үзләрен поездда ничек Мәскәүгә җибәрүләрен хәтерендә яңартты. Алар юлда барганда вагоннарда дуңгызларны ашатып, карап баралар. Соңрак сарыклар фермасында, Баландада бозау караучы булып эшли. Балалары тугач, алар янәшәсендә булыр өчен, совхоз балалар бакчасына эшкә урнаша. Балалары үсеп буй җиткәч, дуңгызчылык фермасына күчә. Шуннан лаеклы ялга китә.

Инзеровлар өч баланы – Сергей, Александр һәм Ольганы аякка бастырганнар. Ә алар әти-әниләрен алты онык һәм тугыз оныкчык белән сөендергәннәр. Ире Петр Кириллович узган елның мартында гүр иясе булган. Зинаида Константиновна зур өендә ялгызы яши. Балалары, оныклары гел килеп торалар. Тугыз оныкчыгы – аның иң зур шатлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев