Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Аксубайда 90 яшьлек юбиляр ипи артыннан кибеткә “шестерка”да йөри

Кәкре Күл авылында яшәүче Николай Храмов 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Кунакларны Николай Алексеевич йорт ишегалдында каршы алды.

Район башлыгы Камил Гилманов юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде.

Николай Храмов 40 елдан артык «Кривоозерский» совхозында бензовозда эшләгән, һәрвакыт иң яхшы эшчеләр арасында булган. Аның хезмәт кенәгәсендә – бер генә язма бар. Куркыныч йөкне ул хәтта лаеклы ялга чыккач та ташыган.

– Бер көн эчендә Нурлатка бензин, ягулык алырга ике тапкыр барган чаклар да булды, – дип искә ала юбиляр. – Куркыныч йөкме, юкмы, уйлап тормый идем, әмма безнең вакытта да таләпләр һәм куркынычсызлык чаралары бар иде. Җаваплылык зур иде.

– Эшләгән елларда без тәҗрибә туплар өчен «Криоозерский» совхозына еш килә, Сезнең белән очраша, аралаша идек. Улыгыз белән дә эшләргә туры килде. Сезнең династия – чын хезмәт ияләре, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы.

Юбилярның карчыгы – Наталья Алексеевна тумышы белән Мокшино авылыннан. Тик Кәкре Кү авылына Николай Храмовка кияүгә чыккач та, авыл тарихында үз эзен калдырган – үз вакытында Кәкре Күл участок хастаханәсен төзегән кешеләр арасында булган.

Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев, Храмовлар гаиләсе – авылда хөрмәтле гаиләләрнең берсе, дип билгеләп үтте. Алар үзләренең озак яшәү серләрен яшермиләр, күбрәк хәрәкәт итәргә һәм кешеләргә ачык күңелле булырга кирәк, диләр.

Николай Алексеевич бүгенге көнгә кадәр кибеткә «шестерка» машинасында йөри, ишегалдында үзе боксчылар грушасы ясаган һәм көн саен скандинавия йөреше белән чакрымнарны уза.

Балалары билгеләп үткәнчә, әти-әниләре алар өчен бөтен нәрсәдә үрнәк – гаилә тормышында да, балалар тәрбияләүдә дә. Алар позитив булулары белән барлык кешеләрне сокландыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев