Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветеранын «Нежность» үзәгендә котладылар

Хезмәт ветераны Ракия Шәрифуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Такталы авылында туып үскән. Бүгенге көндә дә монда яши. Бала, үсмер чаклары авыр Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Бик күп сынаулар, авырлыклар күргән. Бала чагыннан ук эшли башлаган. Яшьтәшләре белән урман әзерләү эшләрендә катнашкан, урак белән икмәк җыйган, арба тартып Мурзихага кадәр орлык илткән. Боларның барысы да Бөек Җиңүне якынайту өчен эшләнгән.

Авылдашына кияүгә чыккан. Ире белән биш балага гомер бүләк итеп, аларга лаеклы тәрбия биргәннәр. Балаларының һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Әбекәй кече улы гаиләсендә яши.

erid: 2Vtzqw6pLty

Бу көннәрдә Ракия Галимҗан кызы «Нежность» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тернәкләнү уза. Ветеранны истәлекле бәйрәме белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде.

– Сезнең буын каһарманнар буыны, сез хезмәт сөючәнлек белән аерылып торасыз, сез фронтка ярдәм итеп, фидакарь хезмәт куйдыгыз, халык хуҗалыгын күтәрдегез, – диде ул. – Рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, балаларыгыз, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәвегезне телим.

Район җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын укыды, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Тантана сәбәпчесен Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина җылы котлады, күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев