Аксубай ветеранын авыр елларда ачлыктан үлән коткарган
Яңа Мокшино авылында яшәүче хезмәт ветераны Елизавета Купцова 90 яшьлек гомер чиген узды.
Ул гомер буе туган авылында яши. Бу ханымга бик күп сынаулар үтәргә туры килә, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ачлык-ялангачлыкны ничек үз башларыннан кичерүләрен яхшы хәтерли әле ул.
– Яз җитүгә, барысы да яшелләнә, үсә башлый иде, без үлән ашы ашый идек, – дип искә ала ветеран. – Үлән, кычыткан белән исән калганбыздыр инде.
Мәктәпне тәмамлый алмый – өскә киярлек кием, тамакка кабарлык ризык булмый. Тик укырга өйрәнә, үзе әйткәнчә, «язуы начар» булса да, яза да белә.
Олы абыйсы фронтта сугыша, Җиңү белән әйләнеп кайта, әмма бөтен тәне яралы була. Шул яралардан дөнья куя.
Кыз бала чагыннан колхозда бил бөгә. Сталин бистәсендә (хәзер Урмандеево авыл җирлеге территориясе) урман эшкәртүдә эшли.
Илленче елларда авыл халкын торф чыгаруга Советлар Союзының төрле төбәкләренә мобилизациялиләр. Күпләр өчен бу акча эшләү һәм кием-салым сатып алу өчен бик яхшы мөмкинлек була. Елизавета Купцова да иптәш кызлары белән Иваново өлкәсенә торф чыгару эшләренә китә. Эш бик авыр була, әмма хезмәт хакы кыенлыкларны җиңү өчен стимул була. Ул аннан өенә акча, кирәк-яраклар алып кайта.
Озак еллар колхозда эшли, авыл Советында эшләп пенсиягә чыга. Әбекәй ялгызы бер ул тәрбияләп үстергән, аны аякка бастырган. Кызганычка каршы, өч ел элек бедәнбер улы гүр иясе булган. Елизавета Петровна үз йортында ялгызы яши, әмма туганнары аны онытмый, социаль хезмәткәр ярдәм итә.
Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова котлады. Иң изге, ихлас теләкләрен җиткереп, ул юбилярга чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев