Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветераны сугыш башланган көнне яхшы хәтерли

Аксубайда яшәүче Зөлхәбирә Гафаровага 90 яшь тулды.

Хезмәт ветераны Зөлхәбирә Гафарова тормышында күңелле вакыйга булды –бөтен гаиләсе белән 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Бу истәлекле көнне гаилә әгъзалары озакка истә калдырачак. Йорт шатлык белән тулды, бик күп кунаклар килде. Алар арасында рәсми вәкилләр дә бар иде.

– Хөрмәтле Зөлхәбирә Мәзидулла кызы, юбилеегыз уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен кабул итегез! – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сезгә чын күңелдән озак елларга сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның кайгырту-хөрмәтен телибез. Сез боларның барысына да үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән лаек.

Ул Илебез башлыгы Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, юбилярга чәчәк бәйләме, бүләк һәм районнан күчтәнәчләр тапшырды. Юбилярны шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Андрей Сетров та котлады.

Тантана сәбәпчесе бәхетле елмаеп, кунакларга рәхмәт укыды.

Узган тормыш юлларын искә төшерде. Бәхеткә, 90 яшендә дә хәтере яхшы әбекәйнең.

1941 елның 22 июнендә әтисе белән Яңа Кармәттән Аксубайга Сабан туена ат җигеп килүләрен хәтерли ул. Ат чабышлары узарга тиеш була, әмма радиодан сугыш башлануы турында хәбәр итәләр. Бу аяз көнне яшен суккандай була – хәтта балалар да ил өстенә зур бәла килүен аңлыйлар. Тиздән әтисен хәрби комиссариатка чакырталар һәм аңа өч көнлек коры паек бирәләр. Әмма, балалар бәхетенәдер инде, комиссия узганнан соң, ул колхозда эшләп кала.

Зөлхәбирә Гафарова кечкенәдән хезмәт куя: яшелчә бакчасында өлкәннәргә ярдәм итә, 12 яшеннән печән чаба, 13 яшендә урак өстендә өлкәннәр белән беррәттән лобогрейкада эшли. Шулай итеп, барлык сугыш чоры балалары кебек үк ул да хезмәттә үсә.

1951 елда Урта Азиягә туганнарына китә һәм берничә ел тегү фабрикасында эшли. Яратып йөргән егете, авылдашы армиядән кайтуы турында хат җибәрә. Кыз авылга кайта, кияүгә чыга. Яшь гаилә күпмедер вакыт Кемерово өлкәсендә яши, ире шахтада эшли. Әмма туган як барыбер үзенә тарта, Аксубайда төпләнәләр, йорт җиткезәләр. Зөлхәбирә Мәзидулла кызы Аксубайда күп еллар икмәк заводында эшләгән. Ул елларда предприятиедә барысы да кулдан башкарыла, хәтта камыр өчен суны да коедан ташыганнар. Җиңел булмый, еш кына кечкенә балаларны өйдә үзләрен генә калдырып, эшкә чыгып китәргә туры килә. Ул елларда Аксубайда бердәнбер пекарня социаль әһәмияткә ия объект булган.

Ире Әхмәт Нәгыйм улы белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әбекәйнең җиде оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Ветеран улы Тәлгать гаиләсендә, якыннарының кадер-хөрмәтендә, матур, бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев