Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветераны икмәк урган вакытларны хәтерендә яңартты

Яңа Мокшино авылында яшәүче Серафима Наумова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ветеранны юбилее белән Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова котлады. Ул ветеранга иң изге теләкләрен җиткерде.

– Без бу тормышта бик күп нәрсә күрдек, яхшысын да, начарын да, – дип хатирәләргә чумды Серафима Дмитриевна. – Бишенче сыйныфка кадәр генә укый алдым. Яңа Мокшино башлангыч мәктәбеннән соң Иске Үзи мәктәбенә йөрдек. Аякта – чабата. Язгы, көзге пычракта чабата табанына агач бөркетәләр иде, менә шулай йөри идек. Иртә таң белән әни, без мәктәптә көне буе ач булмас өчен, бәрәңге пешереп җибәрә иде. Букчаны аркага асып, мәктәпкә китә идек, барганда арканы кайнар бәрәңге җылыта идек.

Ветеран бик күп кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. Алар сугыш еллары фильмнары сюжетларын хәтерләтә кебек. Кызчыкларга, басуда да эшләргә туры килгән. Бригадир аларны солы урырга җибәргән. Әнисе, әле алар кечкенә, кулларын кисәргә мөмкин, дип каршы килгән.

– Бер генә сутыйны урсалар да, файдасы да булыр, – дигән бригадир.

Кызларны тагын да яхшырак эшләсеннәр өчен, бригадир мактап, дәртләндереп торган. Мариянең өч якын дусты булган. Иртә таңнан кичкә кадәр кызлар өлкәннәр белән бергә уракта эшләгәннәр. Бер вакыт авылга Чабаксардан артистлар килә. Концерт бик соң башлана һәм төнгә кадәр сузыла. Авыл халкы аларның чыгышларына чын күңелдән шатланалар, бу көнне йокларга да иртән генә яттылар. Әмма Серафима әнисеннән соңрак уятырга сораса да, берничә сәгатьтән соң торырга туры килә. Ә аннары, бер-бер артлы үз иптәшләрен дә уятта. Кызлар теләмичә генә кырга юнәләләр. Ә анда әле беркем дә булмый, бераз ял итәргә уйлыйлар һәм йоклап китәләр. Уянып киткәндә, төш вакыиы якынлашып килә торган була инде, авылдашлары үз алыннарын урып, алга киткән булалар. Кызлар калганнарны куып җитү өчен тезләнеп эшлиләр.

Гаиләдә аннан тыш тагын өч бала була, әмма алар кечкенә вакытта ук вафат булган. Серафима үзе геә үсеп, гомере буе әнисе белән яши. Аның тормышында шулай килеп чыккан ки, ул күрше районнан бердә күрмәгән кешегә кияүгә чыга. Ире авыру була һәм дүрт елдан соң бакыйлыкка күчә, шуннан соң Серафима Дмитриевна туган авылына кайта һәм пенсиягә кадәр колхозда эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев