Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

Аксубай районының тыл хезмәтчәне 95 яшьлек юбилеен якыннары белән бергә билгеләп үтте

Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче Нурислам Минабетдин улы Фәттаховка 95 яшь тулды.

Юбиляр үзен истәлекле вакыйга белән котларга килгән кунакларны чәй өстәле артында каршы алды. Якыннары тантана сәбәпчесенең кунакларны иртәдән үк көтүен әйттеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин һәм Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын укыдылар, район исеменнән бүләкләр тапшырдылар һәм тыл ветеранының сугыш һәм сугыш чоры тарихлары турында сөйләгәннәрен тыңладылар. Ул әлеге авыр елларны әле дә хәтерендә саклый.

Сугыш башланганда Нурислам мәктәптә 5 класс белем алып өлгергән була инде. Ир-егетләр фронтка китә, колхозда эшче куллар җитми, тормыш бик авыр була. Буыннары да ныгып җитмәгән малайлар һәм кызлар дошманга каршы көрәшергә киткән әтиләрен һәм абыйларын алыштыралар. Нурисламга да яшьли төрле участокларда эшләргә туры килә. 14 яшендә ул инде өлкәннәр белән беррәттән бөтен авыр эшләрне башкара.

1944 елда Нурислам Минабетдин улын Магнитогорскка ФЗУга эшкә җибәрәләр, аннан ул 7 елдан соң әйләнеп кайта һәм янә колхозда эшли башлый. Ул лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли.

1952 елда Нурислам Минабетдин улы һәм Зәйтүнә Миннебай кызы ныклы гаилә коралар. Алар 66 ел бергә гомер иткәннәр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Йорт хуҗабикәсе 2017 елда вафат булган. Бүгенге көндә ветеран кызы белән яши. 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бабакай өчен зур куаныч һәм горурлык.

Нурислам Минабетдин улының 95 яшендә дә зиһене, сөбханалла, ачык, ул иртән һәм кичен саф һавада йөреп кайта, авыл мәчетенә йөри. Бабакайның якыннары, кыш көннәрендә чыгып йөрүләр сирәгәйде, әмма җылы көннәр алда әле, дип уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев