Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аксубайлы ике тапкыр үлем тырнагыннан котылып калган

90 яшьлек юбиляр, аксубайлы Николай Панюков Көнбатыш Украинада хезмәт иткән елларда ике тапкыр бандеровчылар кулыннан һәлак булмый кала

Бу көннәрдә Николай Иванович үзе өчен мөһим булган өч датаны билгеләп үтә. Бу 90 яшьлек юбилей, демобилизацияләнү датасы (ашыгыч хезмәттән 1955 елның 31 декабрендә кайта) һәм оныгы Денисны Россия Кораллы Көчләре сафларына чакыруга төгәл бер ай вакыт узган. Аның хәрби формадагы портреты һәрвакыт бабасы алдында.

Ветеран өчен демобилизация датасы ни өчен шулай мөһим соң? Николай Иванович хезмәттәшләре белән бергә бандеровчыларга каршы көрәшкән Көнбатыш Украинадан кире әйләнеп кайтмаска да мөмкин иде. Бүген ул районда ул канлы вакыйгаларның бердәнбер шаһиты. Әйләнеп кайтмаска һәм чибәр Зояны очратып, аның белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстереп, оныкларына шатлана алмаска да мөмкин иде.

Хезмәттән соң Николай Панюков Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә кинофикация курсларын тәмамлый һәм 27 ел дәвамында районның кино челтәрен җитәкли.

–Николай Иванович үзенә карата җаваплы, киномеханикларга карата таләпчән иде, – дип сөйли кино челтәрләре ветераны Сергей Инзерев. – Теләсә нинди һава торышында без алдан игълан ителгән фильмны күрсәтү өчен график буенча билгеләнгән авылга чыгарга тиеш идек. Юл бармы, яисә аны кар каплап киткәнме – болар исәпкә алынмый иде. – Халык көтә, – дия иде Николай Иванович.

–Ул вакытта кино, бүгенгесеннән аермалы буларак, кешеләрдә яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итте. Бу югары сәнгать, дип әйтергә мөмкин, – ди юбиляр. – Кешеләр кайбер фильмнарны берничә тапкыр карадылар, аеруча да патриотик һәм һинд киноларын яраттылар. Авыл клублары игълан ителгән көнне шыплап тулган була иде. Мин үз эшем белән бик бәхетле идем.

Юбилярны район башлыгы Камил Гилманов һәм бистә советы башлыгы Алексей Горбунов котладылар. Район җитәкчесе ветеранга Ил башлыгы Владимир Путинның тәбрикләү хатын ирештерде, истәлекле бүләк тапшырды.

– Сезгә тагын озак елларга исәнлек һәм оныгыгызның хезмәттән сау-сәламәт булып кайтуын телисе килә, – дигән теләкләрен белдерде Камил Гилманов, ветеран белән хушлашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев