Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аксубайлы 90 яшьлеген билгеләп үтте

Аксубайда яшәүче Иван Голубев яңа елның беренче көннәрендә юбилеен билгеләп үтте.

Аңа 90 яшь тулды. Иван Александровичны район үзәгендә барысы да диярлек белә. Ул көн саен ашыкмыйча гына бистәне әйләнеп уза, кешеләр белән аралаша һәм Аксубай яңалыклары белән уртаклаша. Олы яшьтә булуына карамастан газета укый, яңалыклар карый һәм сәясәт турында фикер йөртә. Ул еш кына эшчеләр бистәсе башкарма комитетына да, редакциягә дә керә – үз фикерләре, борчулары белән уртаклаша һәм нинди дә булса вәзгыятькә бәйле үз тәкъдимен белдерә. 

– Ничек кенә булмасын, бу минем туып-үскән бистәм, – ди Иван Александрович. – Унбер ел май заводында, чирек гасыр хастаханәдә, биш ел Чистай электр челтәрләрендә автомеханик булып эшләдем. 

Һәм районның иң яхшы шоферларының берсе була (юбиляр безне хезмәт биографиясе башында бу һөнәр нәкъ шулай дип аталган дип төзәтте). 

Ә аның тормыш иптәше Тамара Александровнаны һәвәскәр бакчачы буларак беләләр. Голубевлар бакчасында кыяр-помидорның иң иртә сортлары, шулай ук помидор үсентеләре, җиләк-җимеш һәм башка яшелчәләр өлгерә. Голубевлар үз вакытында һәвәскәр гөмбәчеләр дә булганнар. Хуҗабикә гөмбәләрне һаман да махсус рецепт буенча тозлый. 

– Сез батыр һәм көчле рухлы кешеләр буыныннан, без Сезнең белән чын-чынлап горурланабыз. Сез беркайчан да авырлыклардан курыкмадыгыз һәм дөрес юл белән баруыгызга ышандыгыз, – дип билгеләп үтте юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлавын җиткереп, район башлыгы Камил Гилманов. 

Тормыш иптәше, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары белән бергә тыныч, бәхетле тормышта яшәүчеләр генә бу олы яшькә җитә ала, дип билгеләп үтте ул. Сүз уңаенда, Раштуа бәйрәмендә ир белән хатын үзләренең күркәм бәйрәмнәрен – бергә яшәүләренең 66 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. 

Район башлыгы юбилярга – бүләк, ә аның хатынына чәчәк бәйләме тапшырды. 

Голубевлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр һәм бүген биш оныклары һәм унбер оныкчыкларына куанып гомер кичерәләр. Аларның икесе – игезәкләр Есения белән Анисия бабакайларын котларга килгәннәр. 

Юбилярны шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров тәбрикләде, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев