Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветеранының күңел сыйфатларын авырлыклар һәм сынаулар да үзгәртмәгән

Яңа Ибрай авылында яшәүче Шәмсекамәр Камалиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

95 яшь – хөрмәтле яшь. Тантана сәбәпчесе кунакларны шатланып каршы алды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин аны юбилейлы туган көне белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район җитәкчелегеннән чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. Авылның өлкән яшьтәге кешесен юбилей датасы белән Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та җылы тәбрикләде. Кунаклар аңа саулык-сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләделәр.

– Безнең әни һәрвакыт игелекле җанлы, ачык йөзле кеше булды, – дип билгеләп үтте өлкән улы Наил. – Авыр тормыш юлы узуына карамастан, бүген дә шундый булып кала. Ул беркайчан да беркем белән дә ачуланышмады, тирә-юньдә булган яхшы нәрсәләргә шатланды.

Шәмсекамәр Исхак кызы шушы авылда туып үскән. 1942 елда әтисе фронтта һәлак булганда аңа 15 яшь була. Ул вакытта әлеге яшьтәге яшүсмерләр авылда өлкән булып саланганнар һәм колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшләгәннәр. Ачлыгын да, ялангачлыгын да кичергәннәр, бөтен авыр эш тә алар җилкәсендә булган.

Авылдашы Гайфетдинга кияүгә чыга. Ике кыз һәм дүрт малайга гомер бүләк итеп, аларга лаеклы тәрбия бирәләр. Хәзер әбекәйнең 18 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Олы улы әнисен тәрбияләп яши. Наил – бик тырыш, эшчән кеше. Газиз кешесенә яхшы һәм уңайлы булсын өчен ул өйдә барысын да үз куллары белән эшләгән. Әнисен карап-тәрбияләүдә аңа шулай ук Шәмсекамәр Исхак кызының бертуганының кызы Роза да бик теләп ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев