Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветераны хезмәт елларында колхоз бакчасында җиләк һәм кәбестә үстергән

Яңа Ибрай авылында яшәүче Миңнеруй Гайфиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу авылда үсмер һәм яшь чакларында үз хезмәтләре белән халык хуҗалыгын күтәргән, аның төрле тармакларын үстерүгә хезмәт өлешләрен керткән күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр яши. Миңнеруй Шәйдулла кызы – шуларның берсе. Аның язмышы да шулай ук бала чакларын сугыш урлаган күп кенә яшьтәшләренеке белән охшаш. Ул күп балалы гаиләдә дөньяга килә, барлык авыл балалары кебек үк, авыр сынаулар аша үтә. Колхозда иртә яшьтән эшли башлый, чөнки әнисенә ярдәм итәргә кирәк була. Салкынын да, ачлыгын да кичерәләр, авыр хезмәттән курыкмыйлар. Бәхеткә, язмыш аңа озын гомер һәм бүгенге көнне күрү мөмкинлеге биргән. Тормыш иптәше белән 55 ел тату гомер итәләр, кыз тәрбияләп үстерәләр. Юбиляр кышын азык цехында эшли – малларны азык белән тәэмин итә, җәй көне колхоз бакчасында хезмәт куя. Үз вакытында “Үсәр” колхозының яшелчә базасы яңаибрайлыларны гына түгел, ә бөтен районны җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән тәэмин итә. Миңнеруй Шәйдулла кызы җылы сезон дәвамында куакларны тәрбияли, кәбестә рәтләрен эшкәртә, су сибә. Уңыш искиткеч була.

Ире Рәҗәп Имаметдин улы фермада терлекче булып эшли. Гаилә башлыгы узган җәйдә вафат булган, шул вакыттан бирле әбекәй ялгыз, әмма кызы Рузалиянең даими күзәтүе астында яши. Туксанынчы туган көнен Миңнеруй Гайфиева сәламәт, күтәренке кәефтә һәм иң якын кешеләре белән бергә каршы алды. Авыл хуҗалыгы производствосы ветеранын район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котлады.

– Сез безнең өчен фидакарь хезмәт үрнәге булып торасыз, – диде ул. – Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм туганнарыгызның җан җылысын телим. Мондый күтәренке халәттә булуыгызга, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтендә яшәвегезгә чын күңелдән шатмын. Район хакимияте вәкиле тантана сәбәпчесенә район башлыгы Камил Гилмановның бәйрәм котлавын ирештерде, чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Юбилярны Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та ихлас котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев